Тубыл шәһәренең «Ак калфак» иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысованың иҗади юбилей кичәсе Тубыл шәһәренең Георгиевский кунакханәсенең «Екатерина» ресторанында үтте.
Айсылу ханымның олы хезмәтләренә, нәтиҗәле эшләренә, мәдәниятебезне үстерүдә тырыш хезмәтен искә алып, аны гомер бәйрәме белән өлкә Думасы рәисенең урынбасары Наталья Шевчикның ярдәмчесе Анастасия Степанова котлап, өлкә Думасы рәисе Фоат Сәйфетдиновның Рәхмәт хатын тыпшырды. Шулай ук Айсылу ханыма Тубыл шәһәр хакимиятенең, Тубыл шәһәре Думасының, шәһәр иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Милли ризык, сый-нигъмәтләр белән тулы табын артында утыручыларны сәламләп Ришат хәзрәт Юнысов, Тимур хәзрәт Ниязов Коръән аятьләрен әйттеләр, ашка дога укылды. Ришат хәзрәтнең әнисе турында әйткән җылы сүзләре бәйрәм тантанасына ямь өстәде. Айсылу Әптелмән кызының 5 ел «Ак калфак»та эшләгән уңышлы хезмәтенә бәя бирелде. Шәһәр иҗтимагый тормышында актив эш алып барган шәхесне котларга шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин, мәдәният һәм туризм департаменты җитәкчесе Зөһрә Исимбаева, иҗтимагый палата рәисе Станислав Козлов котладылар. Суд приставлары федераль хезмәте оешмасының Төмән өлкәсе буенча идарәсенең баш суд приставы Кабдулла Хәйдаровның Рәхмәт хатын Сергей Иовлев тапшырды. Юбилярны Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Динар Абукин, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе урынбасары Илтус Уразмәмәтов, Тубыл район мәдәният һәм сәнгать үзәге исеменнән вәкилләр дә котладылар, «Мәхәббәт» иҗат коллективы татар телендә җырлар башкарды. Чараны оста алып баручы Айгөл Корбанова булды. Өлкә «Яңарыш» газетасы редакциясе исеменнән, Айсылу Әптелмән кызына туганнарыннан, дусларыннан күп җылы теләкләр яңгырады, җылы сүзләр әйтелде, шигырьләр багышланды.
Айсылу ханым «Яңарыш»ка язылу вакытында читтә калмый. Ел саен 10-15 кешене газетага яздыра. Киләчәктә дә бердәм булырга, изге эшләрне уңышлы башкарырга язсын.
Римма УМИТБАЕВА
Чыганак: yanarish72.ru