tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тырышканнан бар да була
Тырышканнан бар да була

Тырышканнан бар да була

Эшен яратып башкарган, тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яшәүләрен
һәммәбез күреп тора. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба дип
юкка әйтмиләр. Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне
хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Гаиләдә дә ул иң хөрмәтле
кеше була.

Язмамның төп герое – Нократ Аланы районы Ямул авылында гомер кичерүче
Илнур Мулланур улы Галиуллин. Тумышы белән Нократ елгасы буенда урнашкан
Кызыл Панки авылыннан. Кечкенәдән Нократ елгасы суыннан балык тотып,
матур табигать кочагында үскән малай, яшьлеген дә шунда үткәрә. Чумачар
авылында яши башлагач та, туган авылының табигатен сагынып әйләнеп кайта
һәм әбисе белән гомер итә.

Армия сафларына Германия якларына эләгә Илнур Мулланур улы. Ракета
гаскәрләрендә хезмәт итә. Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән
мәгънә салынган. Илнур абый да чыныгып, кыю ир-атка әверелеп кайта
армиядан. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт,
таза егет. Андыйларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур булган. Ләкин
армия сафларыннан кайтканнан соң озак итеп ял итеп ятарга туры килми
Илнур абыйга. Әнисенең энесе Васил абый кунакка кайткач, аңа ияреп
Чукоткага китә. Дүрт-биш елдан соң кунакка кайткач, Түбән Шөн авылында
туып үскән Алсу исемле кызны күрә дә гашыйк була.

– Беренче күрүгә үк бер- беребезне ошаттык, икенче күрешүдә инде тормыш
корып та җибәрдек. Аллага шөкер, хәзерге көнгә кадәр бик матур яшибез, –
дип елмаеп алды Алсу апа. 1982 елның 11 ноябрендә яңа Галиуллиннар гаиләсе барлыкка килә. Тормыш иптәше Алсу да Чукоткага китә.
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән…
Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Ә бу яшьләр
бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсен хөрмәт итеп гомер итә
башлыйлар. Бер-бер артлы берсеннән-берсе матур, булган өч кызлары
дөньяга килә.

Алсу апаның тагын кылларын тартып карыйсым килеп соравымны бирдем:
– Сезнең өчен кем соң ул тормыш иптәше?
– Безнең татарда бит чыннан да “тормыш иптәше” диләр. Ә менә инде рус
телендә «спутник жизни». Аны тәрҗемә итсәк, “тормыш юлдашы” була. Ә
төптән уйлап карасаң, барлык кеше дә юлдаш була ала. Ә иптәш инде ул
башта сайлана, аннан сынала. Илнур минем өчен иң якын һәм ышанычлы
дустым да әле.

1992 елда Галиуллиннар гаиләсе кабат туган якларына әйләнеп кайталар.
Алсу апа – кибетче, ә Илнур абый – шофер булып эшли башлыйлар. Тырыш
хезмәтенә күрә Илнур абыйга “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем
бирелә. Аларның гаиләсенә тагын ике зур шатлык килә. Дөньяга ике
балалары аваз сала. Ә иң кечесе – күптән көттергәне малай була.
Илнур абыйны авылдашлары эшләгән эшләренә бик матур итеп яхшы бәя
бирәләр. “Аның башлаган эшен башкарып чыкмыйча калганы юктыр”, – диләр
алар. Хәзерге заман искитмәле заман бит. Ул кызу ритмы белән нык аерылып
тора. Хәтта туган-тумачалар белән кунакка йөрешергә дә вакытлары калмый
кешеләрнең. Ә менә Галиуллиннар гаиләсе үзләренең тормышлары өчен генә
вакыт табып калмыйлар, авыл тормышында да актив катнашалар. Район, өлкә
буенча “Каз өмәләрен” дә оештыруда беренчеләрдән булып йөри Илнур  абый.
Чит илләргә, Кара диңгез буйларына барып ял итеп кайтырга да вакыт таба
бу гаилә.

Аллаһы Тәгалә ирләрне һәм хатыннарны төрле итеп яраткан, төрле вазыйфа
йөкләгән. Буш вакытларында гаилә башлыгы Илнур абый бер дә тик тора
торган кешеләрдән түгел икән. Ул тимер-томырлардан йортка кирәк-яраклар
ясый, ватыгын төзәтә, нәкъ мәкальдәгечә “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр
дә аз”, – дигән кебек. Илнур абыйның дүрт кияве дә үзенә охшап килгән.
Үзе кебек эшләрен җиренә җиткереп эшли торган уңган егетләр. Инде хәзер
дүрт оныгы да үсеп килә.
Гаилә башлыгы Илнур абый Галиуллинга 24 декабрьдә 65 яшь тулган. Егетләр
кебек Илнур абыйга андый яшь биреп тә булмый. “Сөбхәналла, күзләр
тимәсен”, – дип әйтәсе генә кала. Бу якты дөньяда калган гомерегезне дә
бәхеттә, шатлыкта, пар канатыгыз Алсу апа белән бергә үткәрергә язсын.
Шушындый актив тормыш алып барыгыз.

Тормышта, мөгаен, һәркемгә уңышка ирешү өчен дөньяга, кешеләргә карата
уңай карашта булу, кешеләрнең бары уңай якларын гына күрә белү кирәктер.
Хезмәтеңне дә, бу эштән мин үземә нәрсә алам, дип башкарырга түгел, ә
кемгә дә булса файда китерерлек итеп башкарыр- га кирәк. Менә шул
вакытта эшең дә гөрләп барачак, уңыш та китерәчәк, күңелең дә тыныч булачак.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
Фото гаилә архивыннан.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*