Тиздән, бик тиздән дөнья буйлап Сабантуйлар атлый башлаячак. Агымдагы елда Удмуртия республикакүләм Сабантуй бәйрәме 15 июньдә Можга шәһәрендә үтәчәк. Республиканың башка шәһәр, район, авылларында милли бәйрәмнәр түбәндәге даталарда уза: Сарапул шәһәрендә — 15 июньдә, Воткинск шәһәрендә — 22 июньдә, Ижауда — 29 июньдә.
6 июльдә Глазов районы Кече Парҗы авылында 7нче тапкыр “Туган авыл” татар җыры һәм шигырь уку фестиваль-конкурсы узачак. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!
Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, республиканың шәһәрләрендә Сабан туе — 8-9 июньдә, Чаллы һәм Түбән Камада — 16 июньдә, Казанда 23 июньдә булачак.