Россия Федерациясе төбәкләре өчен Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» повестеннан (уртача дәрәҗә) өзек тәкъдим ителә.
Диктанты онлайн язарга теләүчеләр өчен 8-10 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында диктант уку эфиры оештырыла.
Удмуртия беренче көнне үк диктантка актив кушылды. Татарча диктантны 8-нче ноябрьдә Ижауның “Энҗе” татар этнокомпонентлы балалар бакчасында, Кече Пурга, Якшур-Бодья районында, Можга районының Сосмак авылында яздылар.
Акциягә кушылып, татарча диктан язуда белемен сынап карарга теләүчеләрне 10-нчы ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Ижауның Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә көтәләр! Рәхим итегез!