tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узды
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узды

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узды

Бүген, 6 декабрь көнне, Удмуртия Республикасының Иҗау шәһәрендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узды.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан һәм Удмуртия җитәкчеләре катнашты. Алар арасында Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов; Удмуртия Башлыгы хакимияте һәм хөкүмәте җитәкчесе Александр Андреевич Журавлев; Удмуртия Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Витальевна Ишматова һ.б. бар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров катнашучыларны сәламләде һәм иҗатларында зурдан-зур уңышлар теләде.

Әлеге юбилей кичәсендә татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән ансамбль җитәкчеләре бүләкләнде.

Әлеге концерт Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә “Татар мәдәнияте көннәре” проекты кысаларында оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*