Элек бала тугач, өй түренә бишек элгәннәр. Шул бишектә сабыйлар тирбәлеп, изрәп йоклаганнар. Бишекләр буыннан-буынга тапшырылганнар, әти-әнисе йоклаган бишектә, аларның тән җылысын тоеп, сабыйлары йоклаган. Хәзер инде яңа туган балалы йортларда бишекләр эленми. Алар белән бергә татар халкында булган «Бишек туе» кебек йолалар да онытылып бара. Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы 107нче балалар бакчасы белән берлектә республиканың мәдәният йортларында эшләүче татар белгечләренә әлеге йоланы күрсәттеләр. Бәйрәмгә Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль Шәйхетдинов та чакырылган иде.
Бишек туена кызның әнисе мендәр, юрганнар белән килде. Баланың бишегенә көмеш тәңкә салынды, балага күз тимәсен өчен миләш ботагы куелды. Тик бу гамәлләребезнең күпчелеге дини күзлектән караганда дөрес түгел икән. Бу хакта безне Исмәгыйль хәзрәт кисәтте. «Баланы бәладән миләш ботагы сакламый, шулай ук күз тиюдән сабыйларның маңгайларына корым буяу да дөрес түгел. Бу йола безнең дингә каршы килә. Моннан сак булыгыз! Сабыйларыбызны ниндидер җансыз әйберләр түгел, бары безнең догаларыбыз гына саклый.
Бала тугач, кайберәүләр: “Мулла чакырмадык әле, баланың исеме юк”, — дип йөриләр. Бу фикер дә дөрес түгел. Әти-әни бер фикергә килеп, сабыйга исем белән эндәшә башлый икән, аның инде исеме бар дигән сүз. Балага исем кушарга мулланың килүе мәҗбүри түгел. Диннән ераклашуыбыз аркасында гына бу йоланы үтәү муллаларга тапшырылды. Инде бу йоланы үтисегез килсә, мулланы намаз вакытына чакыру хәерлерәк. Югалып барган тагын бер йоланы — гакыйка корбаны чалу йоласын искә төшерәсе килә: ир бала тугач, ике сарык, кыз бала туса, бер сарык чалырга кирәк. Шушы ит белән туганнарыгызны сыйлагыз. Гаиләдә ир бала туса, бер атна үтүгә аны сөннәткә утыртканнар. Кызганыч, бу эшне дә әти-әниләр соңарып үтиләр. Баланың беренче чәчен алгач, аны үлчәп, алтын бәясенә күчереп, хәер тарату да динебездә бар», – диде ул. Хәзрәт балаларыбыз, оныкларыбыз тугач, аларга исемнәрне сайлаганда яңгыравыклы булуына карап түгел, ә мәгънәсенә карап сайларга киңәш итте.
Кунаклар һәрберсе яңа туган сабыйны котлап, теләкләр әйттеләр. Әгерҗе шәһәреннән килгән Раушания Байтимерованың сабыйны мунчада юганда әйтелә торган такмагы бигрәк күңелгә хуш килде.
“Ак булсын, пакь булсын,
Пәйгамбәргә хак булсын,
Аллага өмет булсын,
Сикерсен — сиксән икегә җитсен,
Йөгерсен — 102 гә кадәр яшәсен
Ата-аналы, алтын канатлы булсын.
Киң ризыклы, бәхетле,
тәүфыйклы булсын,
Көндез уйнасын, төнлә йокласын
Аю баласыдай, бүре баласыдай,
Мунча ташыдай,
бүрәнә башыдай нык булсын”.
Бәйрәмдә катнашкан мәдәният хезмәткәрләре һәрберсе үзләре яшәгән авылларда, шәһәрләрдә әлеге үрнәктә “Бишек туе” үткәрсәләр, әлеге йолабыз яшь буынга да күчәр иде.