Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рәфилә Рәсүлеваның «Уңыш мулдан, табыннар сыйлы» дигән язмасы чыкты.
«Һәр фасылның үзенә генә хас бәйрәме була. Яз – Нәүрүз, җәй – Сабан туе, кыш Яңа ел бәйрәме белән истәлекле булса, табигать алтынсу төскә кергән вакытта, Уңыш бәйрәмен уздырабыз. Ә «Яңарыш» редакциясе коллективы октябрьдә Удмуртиянең район-шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез катнашында Өлкәннәр һәм Уңыш бәйрәмен бергә үткәрде.
Бәйрәм популяр җырчы Илфат Әгъләмҗановның матур җырларыннан башланып китте. «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газета яздыручыларыбызга, таратучыларыбызга, актив милләттәшләребезгә зур рәхмәтләрен җиткерде. Шунысы сөенечле, әлеге чарага чакыруны хәтта ерак район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бик теләп кабул иттеләр. Кызганыч, әлеге дә баягы, кайбер районнарда транспорт мәсьәләсе хәл ителмәве аркасында, барысы да килә алмадылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: теләк булганда, каршылыкларны җиңәргә мөмкин.
Әнә Балезино районы Паюра авылында гомер итүче Асия апа Касимова, ара ерак дип тормаган, маршрут автобусы белән килгән. «Киләм дигәч, килдем. Газетаны бик хөрмәт итәм, һәр санын көтеп алам. Тик менә үзебезнең якта газетага язылмауларына гына күңелем әрни», – диде ул. Асия апа икенче көнне шалтыратып, әлеге чараны оештыручыларга да, кунакларга да үзенең рәхмәтләрен белдерде. «Мин өстәл артында бер ханым белән утырдым, тик исемен оныттым. Ул мине үзенә кунакка, кунып китәргә чакырды. Шул кадәрле күңелем сөенде, әле дә шул сүзләр белән, бәйрәм чарасындагы хисләр белән йөрим», – диде. Ул ханым Римма апа Халикова булып чыкты. Асия апа аның телефон номерын алып: «Киләчәктә һичшиксез аралашачакбыз», – диде.
Глазов шәһәреннән килгән Әминә Арасланова иң ерак шәһәрдән һәм иң яшь милләттәшләребезнең берсе булгандыр. Әминә бүгенге көндә Глазов шәһәрендә милли оешманы җитәкли. Ул заводта хезмәт итүенә карамастан, милли чараларга катнашырга атлыгып тора. Бу юлы да ул, ял алып, әлеге чарага килде. Әминә күптән түгел Казан шәһәрендә узган Яшьләр форумында булып кайтты. Ул үзенең әле дә анда алган хисләре белән яшәвен белдерде, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә әлеге форумда катнашырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт әйтте. Сүз уңаеннан, Әминә инде үзенең милли киемнәренең шәхси коллекциясен «Чүпче буе җыены»нда, Халыклар дуслыгы йортында узган чараларда тәкъдим итте. Искиткеч матур, заманча күлмәкләр!
Алнаш районы Бакыр Заводы авылыннан килгән Лилия һәм Александр Александровлар үзләренең ризыклары белән генә түгел, ә Александр татар телендә җырлап та сокландырды. Ул удмурт милләтеннән булса да, татар телен аңлый, иркен аралаша, җыры да һәр тамашачы күңеленә үтеп керде.
Кече Пурга районыннан килгән Диләфрүз Шәйхетдинова өстәлдәге сый-нигъмәтләргә шаккатып: «Кеше нинди генә ризыклар әзерләми икән! Сокланып утырам», – диде. Үзенең матур җырларын бүләк итеп, газетаны яздыруда ярдәм итәчәкләрен белдерде. Пугачево авылында гомер итүче Рәмзия Сибгатуллина нинди генә чарага чакырсак та, һәрвакыт ашкынып килә. Зур рәхмәт аңа! Әлеге авылда газетаны яздырып таратуда Рәмзия Әбләкимова да булыша. Наил Лотфуллин исә газетаны, милли-дини тормышта актив авылдашларына бүләк итеп, мәчет хисабына яздырып таратуны оештырачакларын әйтте.
Каракүл районында татарлар яшәсә дә, соңгы арада аларда сүлпәнлек сизелә. Ләкин Әлфидә ханым Халикова Ижау шәһәрендә нинди генә чара булмасын, бик теләп катнаша. Бу юлы да ул тәмле, заманча кайнатмалар алып килеп, аның рецептлары белән бүлеште. Ижау шәһәрендә гомер итүче ветеран укытучы Әлфия Муллаәхмәтова кабак турында тулы бер проект яклады. Баксаң, кабактан нәрсә генә әзерләмиләр икән! «Кабак ябыгырга теләүчеләр өчен дә бик файдалы», – диде ул.
Сарапул районы Уральский, Дулесово авылларыннан килгән Вәсилә Баймушина, Фелүн Шәйхелисламов, Нәзлия Лотфуллина үзләрендә бик матур мәчет эшләп килүе, газетаны берничә ноктада таратуларын сөйләделәр. Хәбәрчебез, газетабызның дусты Гөлисә Зарипова мичтә пешкән коймакны хәтерләтүче бик тәмле коймак рецепты белән бүлеште. Игра районыннан килгән Тәнзилә Романова, Гөлшат, Тамара ханымнар төрле яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар алып килгәннәр.
Сарапул шәһәреннән килгән «Яшьлек» ансамбле (җитәкчесе – Гөлия Шакирова) милләттәшләребезне матур җырлары белән сөендерделәр. Кунакларны чия пирогы, гөмбә белән сыйладылар. Ә Зөлфәт Арсланов исә төрле музыка уен коралларында уйнап таң калдырды. Профессор, атказанган укытучы Илдус Фатыйхов тамашачыларга бик күп файдалы мәгълүмат бирде. Галимнәр тарафыннан Удмуртиядә үстерү өчен махсус чыгарылган бәрәңге сортлары белән таныштырды ул. «Шудбор» дигән кызыл күзле бәрәңге миңа, мәсәлән, элек авылда үстерелгән «әмеркән» дип аталган бәрәнгене хәтерләтте. «Зарни» сорты – эре бәрәңгеләрдән санала икән. «Югдон» – кызыл төстә булса, «Занда» сортлысы чөгендергә ошаган, шәмәхә төстә. Әлеге бәрәңгеләрне Удмуртиядә сатып алып утыртырга була.
Шулай ук Илдус Фатыйх улы Удмуртиядә эшләп килә торган «КЕНэМ» оешмасы белән таныштырды. Кече Пурга районында күптән түгел барлыкка килгән бу оешма киндердән төрле майлар, чәйләр, дарулар ясый. Хәтта киндердән юрган да тегәләр икән.
Хәбәрчебез Рәзилә Нурисламова слива үстерү серләренә төшендерде. Завьялово районының «Мирас» оешмасы җитәкчесе Эльвира Хәсәнова үзләренең эшләре белән таныштырды. Удмуртиянең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина Халыклар дуслыгы йортында узачак чараларга чакырды. Чәкчәк пешерү буенча дан казанган Илсөя Мөхәмәтшина бу юлы чәкчәк кенә түгел, ә кура җиләгеннән бик тәмле пирог та алып килгән иде. «Камырга бер стакан су, бер аш кашыгы майонез, 50 г ак май салам. Бер чәй кашыгы шикәр комы, бераз тоз өстәп, камыр ясыйм. Катырган кура җиләген крахмал, каймак, он белән болгатып, эчлек ясыйм, әзер бәлешне мичкә тыгам», – диде ул.
Гөлфәния апа Гатиятуллина аш-суга бик оста. Бу юлы да тәмле ризыкларның рецептлары белән уртаклашты. Гөлфирә Галиуллина һәрвакыттагыча матур чәкчәге белән таң калдырды. Зөлфия Имашева алмадан «шарлотка» пешереп алып килгән. Ул аны «гошер күчәтәнәче» диде. Әлфирә Дәүләтова бакчасында үзләре үстергән виноградны авыз иттерде. «Троицкое» кафесы хуҗабикәсе Роза Габдрахманова кунакларыбызны тәмле кабак ашы белән сыйлады.
Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Искитмәле булып үскән кишергә кызыклы атама тапканы өчен Әхәт абый Фаррахов истәлекле бүләккә лаек булды. Әлеге чарада катнашкан барлык тамашачыларыбызга, сый-нигъмәтләре, җыр-биюләре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Киләсе елларда да шулай очрашырга язсын».