Удмуртиядә “Татар кызы-2020” республикакүләм конкурсының финал көне кичектерелә. Моңарчы ул 4-нче апрельгә тәгаенланган иде. Коронавирус куркынычы сәбәпле, оештыру комитеты аны май аенда уздырырга ниятли. Бәйгедә катнашучы кызларның әзерлек барышын социаль челтәрдә яктыртып барачаклар.