Удмуртиядә республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенә әзерлек башланды. Кастингта ярымфиналга 10 кыз узды. Алар очен хәзер кызу коннәр, әзерлек башланды. Кызлар махсус дәресләрдә татар тарихы белән таныша, җыр- биюгә сәләтләрен чарлый, кул эшләренә өйрәнә, шулай өч ай дәвамында. Төп тантанада кызлар сәхнәгә үзләре тегеп-чиккән калфак, изүләрдә чыгачак. “Татар кызы” бәйгесе 2019 елда Удмуртиядә ике тапкыр узачак- язын республика куләмендә, ә көзен халыкара дәрәжәдә.
Фәнзилә Сәлихова
Удмуртия