Октябрь ахырында Мәүлид ае һәм уку елы башлануы хөрмәтенә Паюра авылы мәчетендә мәҗлес үткәрелде. Бирегә җыелган мөселман кардәшләребез Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) тормышы турында вәгазь тыңладылар. Мондый күркәм чаралар — кешеләрне мәчеткә һәм дин дәресләренә йөрергә чакыру ысулларының берсе булып тора.
Дини дәресләр һәр җомга кичендә ахшам намазыннан соң үткәрелә. Рәхим итегез!