tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа — Ижау арасы…
Уфа — Ижау арасы…

Уфа — Ижау арасы…

Уфа татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшевадан оешмаларының 10 еллыгы уңаеннан уза торган бәйрәмгә чакыру алгач, һич икеләнүсез «Барам!» — дидем. Уткүршеләребезнең бу юбилейны ничек билгеләп үтүләре аеруча кызыксыну уятты. Кешеләр ничек эшлиләр, ничек бәйрәм итәләр микән, дигән сорау­га җавап табу өчен юлга кузгалдым.

Һәйкәлләрдә — хәтер

Кама һәм Буй елгалары аша күперләр ике араны шактый якынайта. Камбарка белән Нефтекама арасын исәпкә алмаганда, юллар яхшы. Җилдереп кенә барып җиттем Уфага. Кунакханәгә килеп кергәндә, оеш­тыручылар кунакларны — Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен – шәһәр буйлап экскурсиягә алып чыгып баралар иде. Тиз генә аларга кушылдым. Шәһәрнең чис­талыгына, купшылыгына, халкының кунакчыллыгына исем китте. Иң элек Уфаның йөзек кашы, үзләренчә әйтсәк, визиткасы – Салават Юлаев һәйкәле янына тукталып, чәчәкләр салдык.

Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган. Бу скульптура — Россиядә иң зур атлы статуя. Һәйкәлнең биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна. Ат биектә өч аякта гына басып тору сәбәпле, аумасын өчен, җиргә 70 метр­лы арматуралар кертеп ныгытылган. Ул Башкортстанның җиде могҗизасы исемлегенә кергән, Башкортстан гербында сурәтләнгән.

Икенче тукталышыбыз Уфа дәүләт «Нур» татар театры каршында булды. Анда Тукай һәйкәле урнаштырыл­ган. Әлеге һәйкәлне әле күптән түгел генә — 2019 елның 17-18 апрелендә — «Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре» кысаларында ачканнар. Сын — 3,5 метр, күтәртмәсе белән бергә һәйкәл 8 метрга җитә. Шагыйрьнең уң кулында – әдәби иҗат символы булган каурый каләм.

Аны ачу өчен Римма Үтәшева җитәкчелегендә Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе зур көч куйган. Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов: “Без һәйкәлнең “Нур” театры каршында урнаштырылуына чиксез шатланабыз һәм горуланабыз. Хәзер һәр иртәдә Габдулла Тукай безне каршы ала, кичен озатып кала. Бу безне илһамландырып тора”, — диде. “Нур” театры бинасының матурлыгына, зәвык белән бизәлешенә соклануымның чиге булмады. Биредә тарихка да сакчыл караш булуы күренеп тора. Музей бүлмәсендә театрның үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган тарихи фоторсурәтләр, экспонатлар урын алган. “Театрыбызның үзенчәлеге һәм уңышының нигезе шунда: без моңа кадәр беркем дә куймаган әсәрләрне алабыз”, — диде Наилә Фатхуллина. Без театрдан алган хисләр белән юлыбызны дәвам иттек.

Яшма бүлмәсендә

Башкортстан Республикасының Милли музеенда хезмәткәрләрнең татарча сәламләүләре, күбрәк татарча аралашулары күңелгә сары май булып ятты. Әлбәттә, мондагы байлыкны бер генә сәгатьтә карап бетерерлек түгел. Шулай да үзебез өчен бик күп яңалык ачтык. Миңа бигрәк тә “Яшма бүлмәсе” ошады. Биредә Башкортстан җирендә туып-үскән рәссамнарның Урал тауларында табылган ярымкыйммәтле ташлардан, күпчелеге яшмадан, ясаган картиналары урын алган. Бу картиналар бер буяу да кулланмыйча төрле төсләрдәге табигый ташлардан ясалуы белән кадерле һәм кыйммәтле.

Кварц белән халцедон катнашмасыннан торган бу ярымкыйммәтле ташны кешеләр элек-электән бизәнү әйберләре ясау өчен кулланганнар. Аның дәвалау һәм магик үзлекләре булуын да ачыклаганнар. Минерал кеше организмына тулаем тәэсир итә, нерв системасы эшен җайга сала, диләр.

Татарларны зурладылар

Икенче көнне — 17 майда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш үтте. Республика Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарә начальнигы Урал Килсенбаев Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзен җиткерде. Анда түбәндәге сүзләр бар иде: “Башкортстанда бер миллионнан артык татар гомер кичерә. Республикада татарларның телен, мәдәниятен, гореф гадәтләрен саклау юнәлешендә зур эш башкарыла. Мәктәпләрдә балаларга татар телен укыту өчен шартлар тудырылган. Уфа “Нур” һәм Туймазы татар театрлары уңышлы эшли. Туган телдәге киңкүләм мәгълүмат чаралары халык арасында популяр. Башкортстан һәм Татарстан арасында тыгыз мәдәни һәм рухи бәйләнешләр булдырылган.

Боларның барысына да җәмәгатьчелекнең ярдәме, Башкорт-стан татарларының милли-мәдәни автономиясе алып барган эзлекле эше нәтиҗәсендә ирешелде. Сез гамәлгә ашырган проектларны, фес-тиваль һәм конкурсларны республикадан читтә дә беләләр. Алар безнең халыкларыбызның бердәмлеген ныгыта, күпмилләтле республика һәм илебезнең иң яхшы традицияләрен саклауга ярдәм итә”.

Русия Дәүләт думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Россия Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов глобальләшү заманында яшәвебезне, телне, милли гореф-гадәтләрне саклавы алга таба тагын да кыенрак булачагын һәм безнең аңа әзер булырга тиешлегебезне әйтеп китте.

“Иҗтимагый оешманың юбилеен үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, Мәгариф һәм Мәдәният министрлык­ларына зур рәхмәт. Эшчәнлегебездә без республика власть органнарының ярдәмен тоябыз. Алдагы елларда автономия яңа проектлар гамәлгә ашырыр дип уйлыйм. Без бергә яхшырак булдырабыз!” — диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева. Укытучыларга — респуб­лика Мәгариф министрлыгының, җирле милли-мәдәни автономия җитәкчеләренә Федераль милли-мәдәни автономиянең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Туган телебез үги түгел

Фойеда балаларның кул эшләреннән бик бай күргәзмә, китаплар сату оештырылган иде. Туймазы районының 1нче мәктәбе укытучысы Зилия Сәхәбетдинова: ”Моңа кадәр татар телен атнага 3 сәгать укыта идек, быел 1 сәгатькә генә калды. Киләсе уку елында ике сәгать булачак. Татарстан Мәгариф министр­лыгы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Укучылар төрле олимпиадаларда катнашалар, алдынгы урыннарны яулыйлар. Мондый җыелышлар бик кирәк. Чөнки тәҗрибә уртаклашу бервакытта да артык түгел. Биредә без хезмәттәшләребез белән очрашабыз, фикер алышабыз, аралашабыз”, — диде.

Иске Тауларда — кунакта

Җыелыштан соң барыбыз да Башкортстанның Бүздәк районы Бүздәк авылына юл тоттык. Уфа, Чишмә районнары җирләрен үтеп киттек. Безне озатып баручы 84нче татар гимназиясе директоры Равил Рифгат улы Идрисов соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелүен, эшкәртелмичә ятучы басу-кырларның калмавы, игенчеләрнең гектарыннан 45-70 центнер уңыш алулары турында горурланып сөйләде. Чишмә районы шикәр заводы, көнбагыш мае ясау-чы заводлары белән дан тота икән.

Юл уңаеннан Иске Таулар авылы мәктәбенә, балалар бакчасына кереп чыктык. Балалар бакчасына 68 бала йөри икән. Безгә чыгарылыш төркемендә тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңү көненә багышланган җыр-биюләр, сәхнә күренешләре бүләк иттеләр. Иске Таулар мәктәбе элекке “Алга” колхозы исәбенә 70нче елларда төзелгән. Хәзерге чорда биредә 4 авылдан 160 бала укый, дәресләр рус телендә алып барыла икән. Башкорт һәм татар телләре дә укытылуга карамастан, укытучылар һәм балаларның акрынлап урыслаша баруы күзгә чагыла. Шунысы куанычлы, милли тәрбиягә игътибар әле сүрелмәгән. Югары сыйныф укучылары “Җимчәчәк” дигән милли йоланы күрсәттеләр. Мин аны безнең яктагы “Карга боткасы”на охшаттым. Хуҗалар белән хушлашып, юлыбызны дәвам иттек һәм, ниһаять, без Бүздәктә.

Бүздәктә — “БәлешФЕСТ”

Бүгенге көндә гастрономия фестивальләре белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Аларның күбесе хәтта Милли вакыйгалар календарена кертелгән. Мәсәлән, безнең Удмуртиядәге пилмән фестивале… Буздәк районында яшәүче татарлар «БәлешФЕСТ» милли ашлар фестивален уйлап тапканнар. Рамазан ае булуга карамастан, халык күп җыелган иде.

Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәгендә “БәлешФЕСТ”та катнашучы гаиләләр безне якты йөз белән каршы алдылар. Һәрберсенең өстәл түрендә милли ризыгыбыз – бәлеш. Һәр өстәлдән җылылык, нур һәм тәмле бәлеш исе бөркелә. Юкка гына бәлешне халыклар дуслыгы, гаилә, кунакчыллык, җылылык, бердәмлек, туганлык символы дип атамыйлар шул. Күп гаиләләрдә бәлеш бит хәзер кунаклар килү уңаеннан гына түгел, атна саен пешерелә. Ул бөтен гаиләне үз янына җыя, бөтенесен бер өстәл артында берләштерә. Мин бәйгедә катнашкан Фәнүдә һәм Ришат Саттаровлар гаиләсенә сокланып карадым. Алар Каран авылыннан килгәннәр. Гаилә башлыгы Ришат Фәнил улы – авыл хуҗалыгы тармагы белгече, хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыгын алып бара.

Җәмәгате Фәнүзә Миңнегаян кызы иренә исәп-хисап белгече буларак ярдәм итә. Бер сүз белән әйткәндә, бәлешләре белән бергә конкурсның бизәге дә булды алар. “80 сыер, 300 каз асрыйбыз. Безгә, яшьләргә, карыйлар да, шул кадәр мал-туар асравыбызга ышанмыйлар. Авылда эштән курыкмаганнар гына яши. Эше барның ашы бар, диләр бит. Аллага шөкер, өстәлебездән бәлеш өзелми”, — диде Фәнүдә ханым. Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе Гүзәл Җәүһәрова уены-чыны белән бергә безне аларның өенә кунакка да чакырды. Бәйгедә катнашкан барлык гаиләләр дә үзләренең осталыкларын, гаилә кыйммәтләрен күрсәттеләр, араларында нәсел шәҗәрәсен төзегәннәре дә бар иде.

Фестиваль өчен махсус татлы эч-лекле 80 килограммга якын авырлыктагы гаять зур бәлеш пешергәннәр иде. Бәлешне пешерү өчен 10 килограммнан артык он, 5 килограмм май, 35 килограмм дөге, 25 килограмм йөзем һәм күрәгә киткән. Аны дүрт пешекче биш сәгать дәвамында әзерләгән.

“Безне, төрле дин һәм милләт кешеләрен, уртак бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр берләштерә, ә бүген безне кояш кебек түгәрәк бәлеш берләштерде, ә бу — яктылык, тормыш, игелек, мәхәббәт символы”, — диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, катнашучыларны сәламләп. Кунакларны ипи-тоз, чәкчәк һәм кымыз белән сыйладылар. Халыклар дуслыгы йорты методисты Рима Галина бәлешне ясап та күрсәтте.

Ул: “Безнең гаиләдә бәлешне барысы да, бигрәк тә оныклар ярата. Мин ит белән дә, балан белән дә, алма белән дә пешерәм. Сыер яки сарык итенә кош ите кушам, шулай тәмлерәк килеп чыга. Суган, борыч, тоз, әнис салам. Майны күп итеп салып, төче камыр ясыйм. Бәлешнең тәмле килеп чыгуының сере «Бисмиллә» сүзеннән башлауда һәм күңел җылысын биреп әзерләүдә”, — диде остаханә вакытында.
Айдар Галимов, Илмир Газизуллин, Гөлназ Асаева, “Нур” театры артистлары, ”Бәхетле” дуэты чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды.

Безнең дә юбилей җитә

Римма ханым Үтәшева берничә тапкыр: “Без бергә яхшырак булдырабыз!” – диде. Һәм болар буш сүзләр генә түгел. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары да, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да, галимнәр дә, район башлыклары да, төрле даирәдәге җитәкчеләр дә ике көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр юбилей чараларында катнаштылар. “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе командасы зур, бердәм һәм көчле. Безгә дә алардан үрнәк алып, эшне башкачарак оештырырга кирәк”, — дигән фикер белән кайттым мин. Декабрь аенда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең оешуына да 15 ел тулачак. Әлеге кечкенә генә юбилейны уртак көч белән зурлап уздырырга иде.

Рәмзия ГАББАСОВА.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*