Театр үзенең тамашачыларын елның-елында яңа проектлар белән куандыра. Быелгы сезонда Уфа “Нур” татар дәүләт театры “Нурлы фикер” проектын башлап җибәрә. Безнең гәзит тә бу матур чарага үз өлешен кертәчәк. Төп бүләк — “Кызыл таң” гәзитенә ярты елга язылу. Җиңүчеләргә, шулай ук, танылган дизайнер Гөлнарита Камаловадан кулдан эшләнгән затлы милли калфак, “Нур” театры репертуарыннан җиңүче үзе сайлаган 5 спектакльгә ике кешелек 5 чакыру билеты бүләк ителәчәк.
Конкурста катнашу өчен берничә шартны үтәү зарур. Беренчедән, “Нур” театры репертуарыннан спектакль карарга һәм үз фикерегезне язарга. Икенчедән, фикерне җибәргәч, катнашучыдан аның язмасын театрның рәсми битендә урнаштырырга ризалык бирүе сорала. Өченчедән, язмаларны [email protected]
электрон адресы буенча яки Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 36нчы йорт, адресы буенча театрның мәгълүмат бүлегенә җибәрергә мөмкин. Шулай ук, Инстаграм яки Вконтакте социаль челтәрләре битендә театрның рәсми аккаунтын билгеләп, #нурлыфикер хештегы белән урнаштырырга кирәк.
Рецензияләр 11 сентябрьдән алып 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Йомгак декабрь башында ясалачак. Язмаларны абруйлы жюри бәяләячәк. Җиңүчеләрне сайлауда төп критерийлар — креативлык һәм үзенчәлек булачак.
Бу хакта тулырак театр сайтында һәм 8-347-248-79- 70 телефоны аша белергә була.