23 февральдә
чын бәйрәм тантанасы хөкем сөрде. Әнгам Атнабайның тууына 97 ел тулуга багышланган чаралар узды.“Атнабайдан хикмәтле сүз” китабының исем туе – бәйрәмнең үзәгенә әверелде. Аның авторы – Факил Морзакаев, басмага әзерләүче редакторы – Динә Морзакаева. Ул татар һәм башкорт телләрендә басылды. Фойеда яңа китапны сату оештырылды.
Фойеда узган шигърият бәйрәмендә күренекле шәхесләр чыгыш ясады: Динә Морзакаева; Башкортстан язучылар берлегенең татар бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов; билгеле шагыйрә һәм журналист Гөлфия Юнысова; Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин; язучы һәм галим “Әнгам Атнабай” китабының авторы Рәиф Әмиров; Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары, доцент, “Сез белмәгән Атнабай” (2023 ел) китабының авторы Альбина Хәлиуллина.
“Нур” театры артистлары – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов һәм Башкорстанның, Татартстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин Әнгам Атнабайның шигырьләрен укыды
Кичәне музыкаль яктан чакырылган кунаклар: “Асыл Сәхибҗамаллар” вокаль ансамбле һәм автор-башкаручылар Резида Шәрәфетдинова, Резида Сабитовалар бизәде. Әнгам Атнабай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Сәхнәдән китапның авторы Факил Морзакаев һәм Әнгам Атнабайның якташлары – Тәтешле районы хакимияте вәкилләре, шагыйрьнең бертуган энесе Мәгъдән Касыйм улы чыгыш ясады. “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллинга, баш режиссеры Азат Җиһаншинга һәм бәйрәмне оештыруга зөр өлеш керткән театрның әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллинага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмне финал аккорды булып, Әнгам Атнабайның “Ул кайтты” спектакле яңгырады. Үзенең патриотик темасы белән ул Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
Тамаша залында Тәтешле районы Күрдем авылыннан килгән якыннары Махсус хәрби операциядә башын салган яугирләрнең гаиләләре дә булды.
“Атнабайдан хикмәтле сүз” китабы һәм театрда оештырылган бәйрәм чаралары халык шагыйренең үлемсез сүзен бүгенге көндә тагын бер яңартып, аның безнең күңелләрдән һич китмәячәген раслады.