Кичә, 29 октябрьдә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында театрның балалар студиясе татар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән аларның ата-аналары катнашлыгында гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм туган телне саклауга багышланган үзенчәлекле чара узды.
Чараның махсус кунаклары Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, фондның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Илшат Насыйпов булды.
Миләүшә Хафиз кызы студиягә озак еллар йөрүче балаларны һәм аларны тәрбияләгән үрнәкле гаиләләрне Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән билгеләде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәм шулай ук, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы остабикәсе Рима Әминева һәм студияченең картәнисе Гөлзимә Гарипова белән шигырь-җыр башкару ярышында – батлда катнашты.
Очрашу балаларның чыгышлары белән баетылган киңәшмә форматында, гармунчы Салават Әхсәновның башкарыундагы моңнар белән бизәлеп барды.
Чараны әзерләүчеләр – студиянең татар төркеме художество җитәкчесе Айгөл Юлъякшина, педагоглар – театр артистлары – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның атказанган артистлары Лина Ганиева һәм Чулпан Раянова.












