Совет чоры драматургы Хәй Вахитның барлык әсәрләре диярлек һәрвакыт театрлар тарафыннан яратып куелган. Шулар арасында “Туй алдыннан” пьесасы аеруча бәхетле язмышлы. Ул бүгенге көндә дә театр сәхнәләреннән төшми. “Нур”да исә бу әсәрне режиссер Байрас Ибраһимов сәхнәләштерә. Әйткәндәй, Байрас Надым улы 90 елларда, яңа оешкан театрның дәүләт статусы алып эшли башлаган чорында, аның репертуарын туплауга һәм иҗади йөзен формалаштуруга зур көч салган шәхес. Аның кул астында легендар “Зөләйха” (Г.Исхакый), “Адашкан күңел” (М.Фәйзи), “Ямьсез тормыш” (Ф.Сәйфи-Казанлы), “Киек казлар артыннан” (И.Юзеев), “Бердәнберем бәхет гөлем” (Х.Вахит) спектакльләре туа.

Спектакльдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина. Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Вилдан Мисбахов, Азат Арысланов, Айнур Баянов, Айгөл Габдуллина, Ленария Хаҗиева, Дамира Сәетова, Риф Гобәйдуллин һәм башкалар катнаша.
Премьера спектакльләре 24, 25 һәм 27 мартта күрсәтеләчәк.
“Нур” татар дәүләт театры сайты материалы файдаланылды