tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәренең “Нур” балалар татар театр студиясе  Бөтендөнья татар конгрессында кунакта
Уфа шәһәренең “Нур” балалар татар театр студиясе  Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Уфа шәһәренең “Нур” балалар татар театр студиясе  Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Бүген, 9 декабрь, Уфа шәһәренең “Нур” балалар татар театр студиясе  Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис  Шакиров, “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты вәкиле Алмаз Халиуллин сәламләде. Алар Бөтендөнья татар конгрессы тарихы,  структурасы һәм гамәлдәге проектлар турында сөйләделәр. Шулай ук кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Очрашу барышында рухи һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек турында килешенде. Мондый очрашулар уртак эшчәнлек өчен ышанычлы нигез булып тора.

“Нур” балалар татар театр студиясендә туган телен яраткан, белгән һәм белергә омтылган төрле яшьтәге балаларны уртак максат берләштерә.Кыска гына вакыт эчендә студия зур уңышларга ирешкән, абруйлы конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулый. Балалар катнашындагы спектакльләр хәтта театр репертуарына кертелеп, киң аудиториягә тәкъдим ителгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*