Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясен Башкортстанда беренчеләрдән булып Уфа Фән һәм технологияләр университеты (элекке Башкорт дәүләт университеты) башлады. Студентлар, аларның укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре үзләренең туган телләрен белү камиллеген сынап, Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан өзекне диктант итеп язды. Әлеге текстның сайлануы очраклы түгел: быел февраль аенда язучының тууына 140 ел тулды. Диктант текстын Нуриман районының Красная Горка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәмилә ГЫЙЛЬВАНОВА укыды. Бер үк вакытта ул УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы магистратурасында читтән торып белем ала. Чарада катнашучылар арасында Башкортстан татарлары Конгрессының башкарма директоры Зәлия АХУНОВА да бар иде.
Университетта узган “Татарча диктант” акциясендә утыздан артык кеше катнашты. Катнашучылардан күңелле сюрпризлар да булмады түгел. Мәсәлән, III курс талибәсе Алсу БӘДРЕТДИНОВА истәлекле чара уңаеннан “Татарча диктант” тортын пешереп алып килгән иде. Ахырда УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары эшләрне тикшереп, гадел бәяләрен чыгарды һәм шул ук вакытта торттан да авыз итте.
Кафедра укытучылары оештырган “Татарча диктант” акциясе университет кысалары белән генә чикләнмәде. Чара тәмамлануга доцент Марат ШӘРИПОВ якташларын да әлеге акциядә катнаштыру өчен Чишмә районының Иске Муса авылына кайтып китте. Биредә дә бүген “Татарча диктант” яздылар.
Тиздән кафедра тагын бер зур милли-мәдәни җыен оештырачак. 22 ноябрьдә университетта “Хәзерге татар филологиясенең актуаль мәсьәләләре” дип исемләнгән XII Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәргә тиеш. Анда Уфа, Казан, Мәскәү галимнәреннән тыш Казахстан, Беларусь кебек дус дәүләтләрдә яшәүче тюркологларның да чыгышлары көтелә.
Чыганак: tulpar-info.turbopages.org