Кичә, 19 февраль көнне Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Халыкара туган телләр көненә һәм бөек татар галиме, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «АНА ТЕЛЕ – 2025» XVII Бөтенрусия студентлар педагогик осталык конкурсы үтте.
⠀
Жюри әгъзалары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да булды. Ул катнашучыларга һәм җиңүчеләргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Чыганак: БРда БТК вәкиллеге