Бүген, 10 март көнне, Уфада Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге оештырган ифтар мәҗлесе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.
Шулай ук мәҗлес кунаклары арасында Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Азат Фәттахов, галимнәр Марсил Фәрхшатов, Филүс Яхин һәм башкалар бар иде.
Чараның тантаналы өлеше сәламләү сүзләреннән башланды. Васил Шәйхразыев катнашучыларны изге Рамазан ае белән котлады, алга таба кунакларны Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сәламләде.