Бүген, 9 декабрьдә, Уфа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Чараның беренче өлешендә татар сәнгать эшлеклеләре һәм Уфа сәнгать институты студентлары чыгышларыннан торган концерт узды. Программа бай һәм төрле иде. Тамашачылар традицион татар җырларын һәм биюләрен күрә алдылар.
Татар мәдәниятендә якты эз калдырган Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фан Вәлиәхмәтов истәлегенә аерым игътибар бирелде. Аның иҗаты бүген дә берничә буын артистларны илһамландыра.
Концерт программасыннан соң кыска метражлы фильм күрсәтелде, ул 2024 елда Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында булды. Фильмда конгресс эшенең төп моментлары, аның татар мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән казанышлары, проектлары күрсәтелде.
Соңрак чарада катнашучыларны Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул вәкиллек эшенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм барлык активистларга татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм чыгышының азагында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.