Бүген “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән Татарстан көннәрен ачу тантанасыннан соң Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Уфа-Арена” Боз сараена килделәр. Монда “Салават Юлаев” һәм “Урицкий исемендәге СК” командалары ветераннары арасында хоккей буенча дуслык матчы уза.
Уен башланыр алдыннан республика җитәкчеләре хоккейчыларны, җанатарларны сәламләделәр һәм символик шайбаны ташладылар.
– Без – тугандаш республикалар, һәм «Салават Юлаев» өчен башка командалар белән уйнаган «Ак Барс» өчен дә җан атабыз, – диде Радий Хәбиров. – Ветераннар командаларына уңышлар телим. Нәкъ менә алар безнең заман хоккее данын булдырды.
– Бүген Татарстанның зур делегациясе, шул исәптән спортчылар да, Башкортстанда, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген бик кызыклы матч булачак. Хоккей ветераннарына яхшы уен телим!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН