24 июнь Уфаның “Ихлас” мәчетендә шигърият, мөнәҗәтләр һәм җыр кичәсе үтте.
Кичә “Ихлас” мәчете алдындагы мәйданда узды. Ул изге Рамазан аен лаеклы каршы алу уңаеннан һәм агымдагы Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Оештыручылары – Башкортстан хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары. Чараны “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм ачып, сүзне Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдингә бирде. Ул сүзен мәчетләр төзелүе турында сөйләүдән башлады:
– 80нче елларга Русиядә барлыгы 142 мәчет калган иде. Русиядә ул елларда бер генә авылда ике генә мәчет булган. Ул Самар өлкәсенең Гали авылы, хәзер унар мәчетләре булган авыллар бар. Соңгы 15-16 елда илдә җиде мең ярым мәчет ачылды. Башкортстанда узган ел гына да 52 мәчет ишекләрен ачты.
Әле изге Рамазан ае алдыннан бик күп гыйбадәтханәләр сафка керә. Мин әле генә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә мәчет ачуда катнашып кайттым. Анда бик затлы мәчет ачылды. Бер эшкуар 15 миллион сум акча бүлгән. 25 июнь Башкортстанның Тәтешле районы үзәгендә мәчет ачыла. Соңгы көннәрдә көн саен диярлек мәчетләр ачылып тора.
Тәлгать Таҗетдин уразаны урысчалатып ул – “массовая голодовка түгел, ә массовое испытание”, диде. Ягъни, гамәви ач тору түгел, ә бергәләп сыналу. Ул шулай ук “уразаның беренче өч көнендә генә чырайлар сытылып йөри, азак өйрәнәсең”, дип тә әйтте.
Чарада шагыйрә Дилә Булгакова, Халисә Мөхәммәдиева чыгышлары, Зөлфия Шәрифуллина башкарган җырлар, Башкортстанның халык артисты, гомеренең сиксәненче дистәсен ваклаган Рәшидә Туйсина биюе аеруча яратып кабул ителде. Кичәгә “Сәхибҗамал” төркеменең оешма гимнын башкаруы, Бишбүләктән килгән “Ак калфак” төркемнәре чыгышлары да ямь өстенә ямь булды.
Кичен Уфада көчле давыл һәм яңгыр көтелсә дә, җыелучылар бәхетенә чара беткәнче һава торышы әйбәт торды.