17-19 ноябрь көннәрендә Башкортстанның Уфа шәһәрендә Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Баш Мөфти, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.
Бүген, 18 ноябрьдә, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм чит ил кунаклары катнашында конференцияне ачу тантанасы булды. Конференция кысаларында төрле юнәлешләр буенча берничә секция эшләячәк. Конференциядә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров катнашты.
