10-11 нче январь көннәрендә К. А. Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында Туган телләр буенча республика олимпиадасы үткәрелде.
11 гыйнварда узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашып, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән катнашучыларга һәм җиңүчеләргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадада Туймазы шәһәренең 1нче санлы интернат-мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова 100 баллдан 100 балл җыйды. Алар укытучысы Зинфира Гаднән кызы Нурисламова белән берлектә туган тел белән бәйле бәйгеләрдә катнашып, һәрчак уңай нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Төп җиңүчедән башка тагын 5 укучы призлы урыннар яулады.
Чыганак: БРда БТК вәкиллеге