tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада – Тукай, Казанда – Мостай
Уфада – Тукай, Казанда – Мостай

Уфада – Тукай, Казанда – Мостай

Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында, Казанда язучы, шагыйрь һәм драматург Мостай Кәримгә һәйкәл ачарга ниятлиләр.

Бу хакта Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин хәбәр итә.

«Без берничә урын тәкъдим иттек, җаваплы кешеләр «Роторная» тукталышы янында Ырынбур трактындагы мәйданчыкны сайлап алды. Анда зур булмаган парк һәм сквер үсеп чыгар, мөгаен», – диде даими вәкил.

Башкортстанда бөек шагыйрьнең һәйкәлен иҗат итәчәк сынчыны сайлап алганнар. Ул бу эшне Мәскәүдә башкарачак.

«Әлеге һәйкәл Татарстанда туристларны җәлеп итү урыны гына түгел, ике республика арасындагы дуслык символы да булачак. Ягъни анда җыелган кешеләр һәйкәлнең безнең республикалар арасындагы дуслыкка юнәлтелгән чара кысаларында куелуын аңлаячак», – диде Зиннәтуллин.

Исегезгә төшерәбез: узган елның 18 апрелендә Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган иде. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*