13 декабрьдә Уфаның «Артерия» үзәгендә «UFA TATAR 2025» × «Акыл фабрикасы» форумы узды. Чара татар яшьләрен, блогерларны һәм экспертларны бер мәйданга җыеп, татар җәмәгатьчелегенең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу мәйданына әверелде.
Форум 10:00 сәгатьтә оештыручыларның сәламләү сүзе белән ачылды. Катнашучыларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин сәламләде. Чараны «Роксана» радиосының алып баручысы, блогер Рузилә Байкова алып барды.
Форум кысаларында профессор Әлфрид Бостанов белән әңгәмә узды. Ул милләтнең киләчәге, тарихы һәм үсеш юллары турында фикерләре белән уртаклашты. Әңгәмә барышында «Ике йөз елдан соң инкыйраз: булганмы, буламы?», «Без кая барабыз?», «Йөз елдан ни булыр?» кебек сорауларга җавап эзләнде. Әңгәмә ахырында Әлфрид Бостанов үзенә күрә символик дога кылу оештырды: теләгән һәркем татар халкына ни теләвен кычкырып әйтә алды, ә залда катнашучылар бу теләкләргә «әмин» дип торды.
Аннан соң киләчәк темасына багышланган TEDx форматындагы чыгышлар башланды. Райнур Хәсәнов татар яшьләр хәрәкәтенең киләчәкне формалаштырудагы роле турында сөйләде. Алмаз Хәлиуллин «Безнең мирас – сувенирмы, әллә киләчәк өчен ресурсмы?» дигән темага чыгыш ясады. Айдар Шәйхин татар әдәбиятының киләчәккә карашын тәкъдим итте. Миләүшә Латыйпова исә альфа һәм зумер буыннарында милли үзаң формалаштыру, балалар белән татар телендә кино төшерү тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның чыгышы аеруча зур кызыксыну уятты. TEDx чыгышларын Рәмис Латыйпов йомгаклады.
Көннең икенче яртысында «Безнең киләчәк» исемле дөнья кафесы оештырылды. Катнашучылар төркемнәргә бүленеп, татар халкының бүгенге хәле, идеаль киләчәге һәм шул киләчәккә якынаю өчен нәрсә эшли алуыбыз турында сөйләште.
Программада шулай ук татарча StandUp та урын алды. Сәхнәдә Рамил Закиров, Рәмис Латыйпов, Баязит Зәйдуллин, Динара Зиннәтова, Владислав Шунский һәм Илдар Идрисов чыгыш ясады. 15:30 сәгатьтә «Татар блогерлары: бүген һәм киләчәктә» темасына дискуссия узды.
Форумның иң истә калырлык мизгелләренең берсе Нурбәк Батулла, Алсу Мәгъсүмҗанова, Ильяс Фәрхуллин катнашындагы бию перформансы булды. Алсу Мәгъсүмҗанованың остаханәсе аеруча җылы кабул ителде: ул башта биюләре белән һәркемне таң калдырды, ә аннары катнашучыларны да биетеп алды. Остаханәне Ильяс Фәрхуллинның гармунда уйнавы бизәде.
Чара барышында милли орнаментлы кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре һәм киемнәр тәкъдим ителгән дизайн-маркет та эшләде.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе
Айзилә Абдрахманова
Булат Гайнетдинов фотолары








