tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «UFA TATAR 2025»x«Акыл фабрикасы» форумы узачак
Уфада «UFA TATAR 2025»x«Акыл фабрикасы» форумы узачак

Уфада «UFA TATAR 2025»x«Акыл фабрикасы» форумы узачак

13 декабрьдә Уфаның Артерия үзәгендә «UFA TATAR 2025»x«Акыл фабрикасы» форумы узачак. Чара татар яшьләрен, блогерларны, иҗат кешеләрен һәм экспертларны бер мәйданда җыячак. Биредә татар җәмәгатьчелегенең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу булачак.

Форум 10:00 сәгатьтә оештыручыларның сәламләү сүзе белән башлана. Аннан соң профессор Әлфрид Бостанов белән әңгәмә һәм киләчәк темасына TEDx чыгышлары көтелә.

Көннең икенче яртысы фикер алышулар һәм иҗади сессияләр белән дәвам итәчәк. 13:30да «Безнең киләчәк» исемле дөнья кафесы оештырыла, 15:30да исә «Татар блогерлары: бүген һәм киләчәктә» дигән дискуссия узачак.

Форум программасында шулай ук татарча StandUp, Нурбәк Батулла һәм Алсу Мәгъсүмҗанова катнашындагы бию перформансы да урын алган.

Чара барышында милли орнаментлы кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре һәм киемнәр тәкъдим ителгән базар да эшләячәк.

Чыганак: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*