ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / УФАДА “ЗАҺИТОВ КӨННӘРЕ” УЗДЫ
УФАДА “ЗАҺИТОВ КӨННӘРЕ” УЗДЫ

УФАДА “ЗАҺИТОВ КӨННӘРЕ” УЗДЫ

1 апрельдә, Уфаның 65нче Татар гимназиясендә “Заһитов көннәре” республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның якты истәлегенә багышланган чарада республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты.

Конференцияне гимназия директоры Әнфисә Фәрит кызы Галимҗанова ачты. Чарада катнашучыларны Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева тәбрикләде.

Бу елны эксперт комиссиясесенә 37 проект тәкъдим ителгән. Аларның 86сы йомгаклау этабына узган. Укучылар биш номинациядә: Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның каһарманлыгы, кораллы конфликтлар вакытында, махсус хәрби операция зонасында, ил тарихында эз калдырган геройлар, музейлар эшчәнлеге, телне саклау һәм патриотик тәрбия бирү темалары буенча проект эшләрен яклады.

Конференция җиңүчеләренә иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән грамотлар, бүләкләр тапшырылды. Татарстанның Башкортстандагы Даими вәкиле Илсур Ихсанов ярдәмчесе Ләйсән Сираева конференциядә миллилеге, халыкчанлыгы, гореф-гадәтләргә нигезләнгән эшләрне яклаучы укучыларны аерым билгеләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Конференция кысаларында, кунакларга хәрби тематикага музыкаль композиция, осталык дәресләре, белем учагының данлыклы “Мирас” этнографик музеена, шулай ук Хәрби Дан музеена сәяхәт оештырылды.

Чыганак: postpredrb.tatarstan.ru 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*