tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның 84нче Татар гимназиясендә “ДиФ” бию студиясе еллык нәтиҗәләрен барлады
Уфаның 84нче Татар гимназиясендә “ДиФ” бию студиясе еллык нәтиҗәләрен барлады

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә “ДиФ” бию студиясе еллык нәтиҗәләрен барлады

28 май көнне Уфаның 84нче Татар гимназиясендә “ДиФ” бию студиясе еллык нәтиҗәләрен барлады.

Студиягә гимназиядә укучы төрле яшьтәге балалар йөри. Мәктәп биючеләре арасында беренче генә ел белем алучылардан башлап, чыгарлыш сыйныф укучыларына кадәр бар.

Бию студиясен биредә сигез ел элек сәләтле һөнәри биючеләр Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар оештырган. Бу вакыт эчендә аларның тәрбияләнүчеләре күпсанлы фестиваль-конкурсларда җиңүләр яуларга өлгергән.

Гимназиядәге бию сәнгате бәйрәменә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин укучыларның осталыгына соклануын белдерде, аларга рәхмәт әйтте, зур уңышлар теләде һәм Ибраһимовларга Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насыйпов Денис белән Фәрзәлиянең үз студентлары булуын белдерде, гимназия укучыларын да аларга укырга килергә чакырды. Бу концертның күңелләрдә якты тойгылар калдыруын билгеләде.
Гимназия директоры Равил Идрисов балаларга һәм студия җитәкчеләренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*