tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның «Татарча фатирник» татар яшьләре оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды
Уфаның «Татарча фатирник» татар яшьләре оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды

Уфаның «Татарча фатирник» татар яшьләре оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды

26 февральдә Уфаның «Татарча фатирник» татар яшьләре оешмасы «Беренче татарча стендап» уникаль чарасын уздырды.

Үзләрен юмор өлкәсендә сынап карарга теләүчеләр тамашачыларга үзләре иҗат иткән мәзәкләрне тәкъдим итте.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк: чарага кадәр, 25 февраль көнне, чыгыш ясарга теләүчеләр Казаннан килгән юмор осталары белән бер көнлек лаборатория дә узды. Биредә алар шаярту нечкәлекләрен өйрәнде, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча яңа күнекмәләр үзләштерде.

Уфада беренче тапкыр уздырылган татар стендапы тарихына 6 кеше кереп калды: Мөхәммәтшина Инзилә, Кашаев Камил, Сираев Алим, Сәхәүтдинов Тимур, Рамазанова Айгөл һәм Ганиева Радмила.

Җиңүчене «Татарча фатирник» төркеменең социаль челтәрендә оештырылган тере тавыш бирү аша сайладылар. Нәтиҗәдә, 37% тавыш җыеп, Айгөл Рамазанова беренчелекне яулады.

Проектның төп иганәчесе – Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге оешманың Башкортстандагы вәкиллеге яшьләргә төрле уңайлыклар тудырды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина проектның киләчәктә дә дәвам итүен теләде һәм чарада катнашучыларны, оештыручыларны уңышлары белән котлады.

Сыйфатлы юмор һәм җылы атмосфера белән узган бу чарага кызыксыну зур булды – «Заман» ресторанында алма төшәр урын да юк иде. Бу исә Башкортстан татар яшьләренең яңа форматларга ачык һәм әзер булуын тагын бер кат исбатлый.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*