Коми Республикасы Ухта шәһәренең «Бердәмлек» татар милли-мәдәнияте мохтарияте әгъзалары Ухта шәһәрендә гомер итүче сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бүләкләр һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатларын тапшырдылар. Бу турыда мохтариятнең рәисе Ләлә Потапова хәбәр итте.