tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уку йортларында дини белем бирү мәсьәләләре – проблемалар һәм аларны хәл итү юллары
Уку йортларында дини белем бирү мәсьәләләре – проблемалар һәм аларны хәл итү юллары

Уку йортларында дини белем бирү мәсьәләләре – проблемалар һәм аларны хәл итү юллары

Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре хакында бүген Татарстан Фәннәр академиясендә сөйләштеләр. “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында уздырылган 4 дискуссия мәйданчыкларының берсе шушы темага багышланган иде. Делегатлар дини белем бирү өлкәсендәге төп проблемаларны билгеләп, аларны хәл итү юлларын ачыкларга тырышты.

Мәктәпләрдә дини белем бирү темасына аеруча зур игътибар бирелде.  Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, урта гомумбелем бирү йортларында бу юнәлештәге махсус предмет барлыкка килү белән, бик күп сораулар һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр барлыкка килә. Әйтик, Татарстанда бар укучыларга да  барлык диннәр турында күзаллау тудырырга мөмкинлек биргән “Дөнья диннәре нигезләре” укытылса, Россиянең башка төбәкләрендә төрле дин юнәлешләре сайлануы кыенлыклар тудырган. Әйтик, ислам дине нигезләре сайлаган мәктәпләр укытырга укытучылар, уку-укыту әсбаплары булмау кебек проблемаларга тарыган.

Ижаудан Рөстәм хәзрәт Гатауллин сөйләп киткәнчә, Удмуртиядә 100 меңгә якын татар яши. Бу гомуми яшәүчеләрнең 10-15 процентын тәшкил итә. Аның сүзләренчә бүген республикада Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре предметын 16 мең бала укый. Ислам дине модулен исә нибары 18 бала гына сайлаган. Моның сәбәпләре укытучыларның ислам дине нигезләрен укытуга тискәре карашта булуларын, укыту-методик әсбаплар азлыгы, имамнарның дини белемне мәчетләрдә генә бирергә әзер булуы диелде.

Шул ук вакытта балалар дине белем бирү нигезләре предметы кысаларында мәчетләргә, чиркәүләргә экскурсияләргә йөриләр дип әйтелде. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, бу мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк һәм ислам дине белән таныштыру буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Ул мәчетләрдә күргәзмәләр эшләргә, буклетлар булырга, укучыларгаистә кала торган бүләкләр тапшырылырга тиеш дип белдерде.

Чувашия Республикасының Батыр районы Татар Согыты авылы урта мәктәбе директоры Гөлнур Сабитова үз уку йортлары тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның сөйләвенчә, аларның мәктәпләрендә атнасына бер тапкыр мәчет имам-хатыйплары белән очрашулар уздырыла. Белем бирергә аларның хокукы юк, әмма алар төрле темаларга сөйләшә, гыйбрәтле хәлләр, дин ашабалалар күңеленә барып җитәргә тырыша. Шулай ук аларның мәктәпләрендә гарәп теле укыту кертелгән. Шул ук вакытта гарәп теленнән дәреслекләрнең федераль исемлеккә кертелмәвенә зарланды ул. Рәфыйк Мөхәммәтшин бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә чаралар күрелә башлавын билгеләде.

Чуваш республика институтының рухи-әхлакый үсеш үзәге мөдире Станислав РуссковИслам дине нигезләрен һәм дини-әхлакый мәдәниятләр нигезләрен укытуның норматив-хокукый актлары турында сөйләде. Мәктәптә кертелгән предмет кысаларындагы юнәлешләр – ул балаларга дини белем бирү түгел, балалар диннәр турында күзаллау гына ала, диде ул. Бу хакта ата-аналарга аңлатырга кирәк. Шул ук вакытта Ислам дине нигезләре бүген күпчелектә рус телендә укытыла дип белдерде ул. Станислав Руссков сүзләренчә, бу һич кенә дә дөрес түгел, рухи-әхлакый кыйммәтләр ана телендә өйрәнелергә тиеш.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*