Казан шәһәренең 32 санлы мәктәбендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев белән, артистка 75 яшь тулу уңаеннан, “Халыкка багышланган гомер” дигән кичә узды. Аны шәһәрнең 15нче татар гимназиясе һәм 32 нче мәктәбе оештырды. Әлеге кичә уңаеннан, ике белем йорты да ныклап әзерләнгән. Махсус газеталарын чыгарганнар. Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде.
