Мәктәп — бары тик белем учагы гына түгел, ул кешенең холкы, киләчәге формалаша торган мөһим урын. Ә анда эшләгән укытучылар — бала язмышында зур роль уйнаучылар, тормышка юл күрсәтүче остазлар.
Гарипова Халисә Әнәс кызы — үзенең бар гомерен мәгариф өлкәсенә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шундый шәхесләрнең берсе.
Халисә Әнәс кызы Казан дәүләт педагогика институтын «физика укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлап, 33 ел дәвамында мәктәптә физика, математика укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшләгән. Гомере буе ул җаваплы, гадел, белемле, алдынгы карашлы педагог һәм җитәкче булып намуслы хезмәт куйган.
Укытучы эше җиңелләрдән булмаса да, ул һәр баланың дөньяга карашын, яшәешен формалаштыруда, аларга мөстәкыйль фикер йөртергә, тормышта үз юлын табарга өйрәнүдә зур өлеш керткән. Ул заманча алымнар кулланып, һәр укучыга шәхси якын килүне өстен күргән, укучыларның иҗади сәләтләрен, кызыксынуларын үстерүгә зур игътибар биргән.
Халисә ханым — баланың нинди зур кыйммәткә ия булуын, һәр һөнәрнең нигезе белем һәм остаз сүзе икәнен тәҗрибәсе белән раслаган укытучы. Укытучы — балалар йөрәгенә ышаныч салучы, тормыш юлын күрсәтүче, күңелләргә якты нур бирүче икәнлеген ул аңлап, яратып эшләгән.
Укучыларының уңышлары —аның хезмәт җимеше. Бүгенге көндә аның элекке укучылары төрле өлкәләрдә уңышка ирешеп, кая гына барсалар да, аны хөрмәт хисе белән искә алалар, очраганда хәлләрен белешәләр, уку елларын рәхмәт сүзе, ихтирам белән искә алалар.
Озак еллар буена намуслы, тырыш хезмәте, белемгә һәм балаларга мәхәббәте өчен ул хезмәттәшләре арасында да зур ихтирам казанды. Белемле, тәҗрибәле, киң күңелле булуы аны һәрвакыт үрнәк итеп куйды. Бүгенге көндә ул — лаеклы ялда. Әмма, бүгенге көндә дә хезмәттәшләре, яшь укытучылар аның белән киңәшләшергә, фикер алышырга еш мөрәҗәгать итә. Аның акыллы, төпле киңәшләре бүген дә зур ихтыяҗга ия.
Шәхси сыйфатлары да аерым әйтмичә мөймкин түгел. Ул — сабыр холыклы, мәрхәмәтле шәхес, балаларны бик ярата, һәрвакыт үсендереп, яхшылыкка өйрәтә белә. Кешеләр белән аралашканда да һәрчак елмаюлы, мөләем булуы күпләр өчен тормышта да, эштә дә үрнәк булып тора.
Гаиләдә дә ул — олы үрнәк. Ул ике кызын да тырыш, тәртипле итеп үстергән. Икесе дә бүген Балык Бистәсе районында үз эшләренең осталары, югары белемле белгечләр. Оныклары өчен дә яратучы, кайгыртучы дәү әни. Аларның тәртипле, тәрбияле, белемле булып үсүләре өчен дә Халисә Әнәс кызы зур көч куя, үз үрнәге белән аларны да илһамландыра.
Аның тырыш хезмәте югары бәяләнде: укучыларны тормышка әзерләүгә керткән зур өлеше, иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерүе өчен ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Почетлы остаз” билгесенә лаек булды.
Укытучы — җәмгыятьнең тоткасы. Аның хезмәте, мәхәббәте, сабырлыгы аша бала күңелендә җылылык, ышаныч туа. Халисә Гарипова кебек чын остазларның өлеше һәм мисалы киләчәк буыннарга рухи юллама булып тора. Мондый фидакарь шәхесләр булганда, җәмгыятебезнең, халкыбызның киләчәге нык булыр дип ышанабыз.
Чыганак: rsloboda-rt.ru