Россия ислам институты белән Казан ислам университетының көндезге уку бүлегенә укырга килүче яшьләрнең барысы да дингә хезмәт итәчәкмен дигән ихлас ният белән килми икән.
Әлеге уку йортларына алар БДИ нәтиҗәләре начар булганга, башка институтка укырга керә алмагач, армиягә бармас өчен дә килеп керәләр. Араларында дини белем алып, шул юнәлештә эшләү нияте белән килүчеләр аз. Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин журналистларга шулай дип белдерде.
Быел I курска 500 кеше кабул итәргә планлаштыралар. Әлегә 400гә якын гариза кабул ителгән.
– Кызганычка, дини уку йортларында конкурс бар дип әйтеп булмый. Моның сәбәпләре, әлбәттә, күп төрле. Россия ислам институтында лингвистика, икътисад, журналистика факультетларын ачтык. Әмма күп кенә ата-аналар уку йортының атамасыннан чыгып, дәүләт диннән аерылган булганга, балам эшкә урнаша алырмы икән дип борчыла. Аннары көндезге уку бүлекләренә күбесенчә яшьләр килә. Алар арасында безгә төрле сәбәпләр белән килүчеләр күп. Ихластан дингә хезмәт итәчәкмен дип килгәннәре күп түгел. Ә менә читтән торып һәм кичке уку бүлекләренә шундыйлар килә. Аларның дини белем аласы килә. Укырга кергән 40 кешенең 15-20се тәмамласа да әйбәт дигән сүз. Бу статистика башка дини уку йортларында да шулай ук, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Дини уку йорты булгач, шәригать кануннарын сакламаганнар белән дә хушлашырга ашыгалар икән. Аннары гарәп телен өйрәнү дә авыр, студентлар шуның өчен дә укуларын тәмамлый алмый, ди.
Уку йортын тәмамлаган очракта да яшьләргә эш табу авыр. Шәһәр мәчетләрендә буш урын юк. Ә авылга мулла булып эшкә кайтасылары килми. Мөфтият гәрчә грантлар белән кызыксындырса да. Ай саен бер ел дәвамында 15әр мең сум акча түләп торалар. Авылга яшь муллаларны җәлеп итү өчен мәхәллә үзе дә тырышырга тиеш дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Дини уку йортлары заман белән бергә атлап барырга тырыша. Институттагы икътисад факультеты дини икътисад принципларын яхшы белгән югары белемле белгечләр чыгара. Дини матбугат өчен журналистлар әзерли. Быел алты журналист диплом алган, алар барысы да эшкә урнашкан. Лингвистика кафедрасы исә бик күп уку йортларына көндәш булырлык. Анда көчле кадрлар тупланды, ди спикер. Дөньяви белемнәрне укытыр өчен Казанның башка югары уку йортлары мөгаллимнәрен чакыралар.
Россия ислам институтында Россиянең 30 төбәгеннән килеп укыйлар. Казахстаннан 200-300 студент дистанцион белем ала.
– Институтның максаты – дин әһелләре генә түгел, мөселман зыялылары һәм дини белгечләр әзерләү дә, – ди институт ректоры.
Россия ислам институты белән Казан ислам университетына абитуриентлардан гаризалар кабул итү 14 августка кадәр дәвам итә. Ике уку йортында да барлык юнәлешләр буенча көндезге, читтән торып һәм кичке уку бүлекләре эшли. Шулай ук «Теология» юнәлеше буенча дистанцион белем алу мөмкинлеге дә бар. Көндезге бүлектә укучы студентларга тулай торак бирелә.