tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укыту мотивациясен формалаштыру турында
Укыту мотивациясен формалаштыру турында

Укыту мотивациясен формалаштыру турында

Төмән районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче семинар-киңәшмәсе Ямбай мәктәбендә узды. Апаларны ачык йөз белән татар теле укытучысы Динара Мамикова каршы алды.

Семинар «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уңай укыту мотивациясе формалаштыру» дигән темага багышланды.

Динара Хәсән кызы «Алмашлыклар. Зат алмашлыклары» темасына ачык дәресне 7 нче сыйныф укучылары белән күрсәтте. Дәрестә балалар зат алмашлыкларының мәгънәсен һәм сөйләмдә кулланылышын өйрәнделәр. Алар Якуб Зәнкиевнең иҗатын кабатладылар, аның «Кайчыколак» хикәясе белән эшләделәр. Дәреснең максаты: балаларны зат алмашлыкларын дөрес итеп кулланырга өйрәтү, татар теленә карата кызыксыну уяту, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү иде. Укытучы куелган максатына иреште. Балалар тырышып эшләделәр, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Шулай итеп дәрес бик кызыклы, тирән мәгънәле килеп чыкты.

Дәрестән соң «Туган ягым – матурлар һәм батырлар иле» дигән әдәби-музыкаль композиция карадык. Динара Хәсән кызы балалар белән бик матур, гыйбрәтле чара әзерләгән. Алар үз авылларының шагыйре Сәгыйть Сагитов белән таныштырдылар, аның шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук балалар үз авылларының Россия Герое исеме бирелгән, батырларча һәлак булган Тимур Мөхетдиновны хөрмәтләделәр. Хәзерге көндә һәлак булган батырларны да искә төшереп, бик зур горурлык белән шигырьләр укыдылар. Бу чараның әһәмияте балаларның күңелендә мәңге онытылмас дип ышынып калабыз.

Чарадан соң түгәрәк өстәл оештырылды. Индрәй мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зәкия Сәитова үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Уку эшчәнлеген оештыруда нинди алымнар аша укыту мотивациясен формалаштыруы турында кызыклы итеп сөйләде.

Соңгы сүз район методик берләшмәсенең җитәкчесе Рузилә Исмәгыйлевага бирелде. Ул апаларны олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды, булачак өлкә олимпиадасына балаларны әзерләргә кушты, уңышлар теләде. Дәресләргә анализлар ясады, семинарга югары бәя бирде.

Әлбинур БАКИЕВА,

Төмән районы, Каскара урта мәктәбенең татар теле укытучысы.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*