tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы бәхете
Укытучы бәхете

Укытучы бәхете

«Гаилә елы» кысаларында узган «Яхшы гаиләләр янәшәдә» акциясе буенча бүген без газета укучыларыбызны Төмән өлкәсенең яшьтәше булган ветеран укытучы Роза апа Билалова (Насыйрова) белән таныштырабыз.

Роза Газизулла кызы 1944 елның 20 октябрендә Ялутор районының Кулик авылында 9 балалы крестьян гаиләсендә туа. Зур гаиләдә балалар үзара дус булып, бер-берсенә ярдәм итеп үсәләр, аларны әти-әниләре балачактан ук авыл хезмәтенә һәм җаваплылыкка өйрәтәләр. Яшь кызның хуҗалыкта башкарасы эшләре бик күп була: су ташу, идән юу, яшелчәләргә су сибү, түтәлләр казу, тавыклар ашату, казлар көтү, кечкенәләрен карау. Бу эшләрне ул үзе белеп, берсүзсез башкара. Яшүсмер чагында ул озын җәйге каникулларда бик тырышып печән әзерли, колхоз терлекләре өчен тал себеркеләре бәйли. Бу елларны Роза Газизулла кызы сагынып искә ала, чөнки ул чакта алар бер кайгысыз, сәламәт һәм бәхетле булалар. Роза Газизулла кызы күп укырга ярата. Аслана урта мәктәбен тәмамлагач, Төмән шәһәрендә педагогик курсларда укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломын алып чыга. Һәм хезмәт юлын Бумаер башлангыч мәктәбендә башлап җибәрә. Биредә ул зур тәҗрибә туплап, 5 ел дәвамында укучыларына ныклы белем, яхшы тәрбия һәм күңел җылысын биреп эшли. 1965 елда яшь укытучы туган авылына кайта һәм 37 елдан артык Кулик башлангыч мәктәбендә эшләп, берничә буын авыл халкы өчен укытучы эталоны һәм хезмәттәшләре өчен педагогик осталык үрнәге булып тора. Роза Газизулла кызын универсаль укытучы дип йөреттеләр, чөнки ул балаларны язарга, укырга, исәпләргә, рус теленә, татар теленә, табигать белеменә, рәсем ясарга, җырларга, спорт белән шөгыльләнергә дә өйрәтте. Балалар белән бергә кошлар өчен сыерчык оялары да ясады, табигать кочагына экскурсияләр оештырып, балаларны дөнья белән таныштырды. Шулай ук белемле, кешелекле, гадел булуы белән ул хезмәттәшләренең, укучыларының һәм ата-аналарның хөрмәтен казанды. Намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлеге өчен Роза Газизулла кызы күпмәртәбә Мактау грамоталары белән бүләкләнде һәм хезмәт ветераны исеменә ия булды.

Һөнәри эшчәнлеге белән беррәттән, Роза апа гаиләсенә дә зур игътибар бирә. Тормыш иптәше Рифхәт абый белән зур хуҗалык тотып, сыерлар, кәҗә-сарыклар, тавыклар, умарта кортлары асрыйлар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта ул бияли, оекбашлардан башка, кызларына матур кофта, юбка, күлмәкләр дә бәйләргә вакыт таба. Билаловлар 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар әти-әниләренә 5 онык бүләк итеп, бәхетле әби белән бабай иткәннәр. Ә бүгенге көндә аларның тормышларын нәбәрәләре София бизи. Роза Газизулла кызы бик хезмәт сөючән, ул рухи игелеге, балаларны яратуы һәм авылдашларын хөрмәт итүе белән аерылып тора. Аны белгәннәр гадәттән тыш юмарт, зирәк, әдәпле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган, дөрес киңәш биреп күңелне күтәрә, кешенең кайгы-шатлыгын уртаклаша белгән кеше, чын укытучы апа диләр. Роза апа бар эшкә дә тыелгысыз энергия, зур энтузиазм белән алына, җәй буена яшелчә бакчасында эшли, умартачылык белән шөгыльләнә, ишегалдын чәчәкләргә күмә. Балалары һәм оныклары аның күңел җылысын, кайгыртуын тоярга һәм, әлбәттә, тәмле камыр ризыклары белән ләззәтләнергә атна саен кунакка кайталар. Аның йорт ишеге һәркем өчен ачык, кергәннәрне тәмле ризыклар белән сыйлап, күчтәнәчсез җибәрми.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*