tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы булырга теләгән идем
Укытучы булырга теләгән идем

Укытучы булырга теләгән идем

Әмир ага Җәббаровны Самара татарлары арасында белмәүчеләр бик аздыр, мөгаен. Ул үзе Башкортостан якларында туып-үссә дә, инде күп еллар Самарада яши һәм үзен самаралылар исәбенә кертә. Яше олы булса да, Әмир абыебыз егетләрчә төз һәм җитез, бер намазын да калдырмый.

Ул бик озак еллар “Бердәмлек”нең актив хәбәрчеләренең берсе булды. Басмабызның беренче көннәреннән үк күләмле язмаларын, хикәяләрен һәм парчаларын җибәреп торды. Күпләрегез аның язмаларын яратып укыгансыздыр, Әмир ага күбрәк әхлак темаларына яза иде, саф мәхәббәткә багышланган язмалары да шактый күп булды, ветеран-авторыбызның татар халкы тарихы, аның әлегә кадәр табылмаган хәзинәләре турында да мәкаләләре басылды.
Хәзер дә милләтебезнең дини һәм милли тормышы белән кызыксынып яши.

Бер гасыр гомер узган мөхтәрәм милләттәшебезнең күпсанлы орден-медальләрен күреп, аның тормыш юлы никадәр катлаулы һәм халкыбыз өчен файдалы булуын күзаллап була. Әмир ага сугышта катнашмаса да, Бөек Җиңү көнен якынайту өчен, көнне төнгә ялгап, тылда хезмәт иткән. Сугыш башланганда ул педагогия училищесының икенче курсын тәмамлаган 17 яшьлек егет булган. Язмыш кушуы буенча ул укытучы булып китә алмый, ә Свердлау өлкәсендә ФЗОда (фабрика-завод мәктәбе) укып, 1947 елга кадәр оборона заводында эшли. Рәтләп русча да белмәгән тырыш һәм зирәк егет үзен бик тиз таныта. Әмир Җәббаровның инновацион идеяләре турында өлкә газеталарында язып чыгалар, заводтан китәргә җыенгач та, уңган-булган хезмәткәрне җибәрми торалар.

…Башкортостанга кайтып бераз эшләгәннән соң, аны Куйбышев авиазаводына самолетлар җыю корпусы төзелешенә җибәрәләр. Ул монда төпләнеп кала да.
Күпчелек заводларның тимер корпуслары аның катнашында төзелгән. Волжск гидростанциясе, металлургия заводы, Тольятти автозаводы, өлкәдәге бөтен радио һәм телевидение башнялары төзелешләрендә прораб, участок начальнигы булып эшли.

Совет власте тыюларына да карамастан, ислам диненә тугры булып калган милләттәшебез, лаеклы ялга чыккач, мәчеткә йөри башлый. Самараның Җәмигъ мәчете төзелә башлагач, киңәшләре белән күп ярдәм иткән. Эш барышын карап, җитешсезлекләрне ачыклап, төзәтү ысулларын күрсәтеп торган. Җәмигъ мәчетенең сигез почмаклы гүзәл манарасы да Әмир ага тәкъдиме буенча эшләнгән. Төзелеш тәмамланганнан соң ул «Самарада төзелгән иң зур Җәмигъ мәчете турында» дип аталган хатирәләр җыентыгы әзерләгән. Андагы язмалар, һичшиксез, тарихи кыйммәткә ия.

«Ничек соң шундый төрле холыклы кешеләрне оештырып, килештереп, акча табып, бөтен Россиядә дә булмаган мәчетне төзеп куя алдык? – дип уйлана ул кереш сүзендә. – Бу турыда, бәлки, галимнәр XX гасыр азагында Самарада яшәгән тырыш татар халкы турында фәнни хезмәт тә язып чыгарлар әле. Шулвакыт аларга минем язмаларым кирәк булыр, дип өметләнәм», – дигән.

Милли җанлы, актив Әмир Гаффар улы Җәббаров өлкә мөселманнары съездында мәчетнең ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана һәм бу вазифаны сиксән яше тулганчы тугрылык белән башкара.
Тимер кебек нык, тәвәккәл, ватанпәрвәр Әмир Җәббаров – яшь буын өчен чын үрнәк! Гомер бәйрәме уңаеннан без аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар һәм оныклар шатлыгы телибез!

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*