tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар остазы
Укытучылар остазы

Укытучылар остазы

Губернатор Алексей Русских өлкә Сабан туенда танылган мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Ульяновск өлкәсе Губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында төбәгебезнең мәгариф үсеше институты баш белгече, татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова да бар иде. Әлфия Сәмиулла кызының халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүе өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Әлфия Абутдинова озак еллар Яңа шәһәр мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Күпләр аны 91 нче татар мәктәбенең беренче директоры буларак та беләләр. Ә хәзер мәгариф үсеше институтының баш белгече сыйфатында ана теле укытучыларына методик ярдәм күрсәтә. Ул – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы вә дәрәҗәле исем иясе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*