tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар сынау тотты
Укытучылар сынау тотты

Укытучылар сынау тотты

«Ел укытучысы-2025» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы 14 февраль көнне Кызыл Октябрь округы Салган мәктәбе базасында гөрләп узды.

Белем һәм тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирүче һөнәри осталык конкурсында округның дүрт мөгаллиме “Ел укытучысы” исеменә сынау тотты. Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рамилә Абзалетдинова, Уразавыл мәктәбенең тарих укытучысы Зифа Абдурахманова, Яндавишча мәктәбенең инглиз теле укытучысы Диана Сафина һәм Салган мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Мухин педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе, белем бирү технологияләре һәм инновацион практикалар белән уртаклашты, осталык дәрәҗәсен чагылдырган презентацияләр күрсәтте, балалар белән ачык дәресләр үткәрде һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер-классларын тәкъдим итте.

Бәйгедә катнашучыларның барысы да катлаулы сынаулар узды һәм лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, “Ел укытучысы-2025” исеменә Зифа Мансур кызы лаек булды. Ихластан котлыйбыз, аңа һәм барлык укытучыларга сәламәтлек, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Румия ХАМЗИНА.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*