tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ул беркайчан зарланмый, аның бөтен сүзе: “Бар да әйбәт!”
Ул беркайчан зарланмый, аның бөтен сүзе: “Бар да әйбәт!”

Ул беркайчан зарланмый, аның бөтен сүзе: “Бар да әйбәт!”

Безнең Сикертәннән Рәмис Гобәев белән очрашкан бар. 2017 елда Арча Сабантуенда йөк белән чабучы атлар ярышында катнашып, икенче урынны алды ул.

“Үзебезнең өч атыбыз бар, – дип сөйләгән иде Рәмис. – Әти “Ак барс” агрокомплексы”нда ат җигеп эшли. Ярышка әти өчен килдем. Үзем Үрнәк көллиятендә укыйм. Әтинең (Рамил Гобәев) йөк белән ярышта катнашып, 1нче урынны алганы булды. Быелгы ярыш вакытында камыт бавы өзелгәч, бик нык борчылдым, финишка матур итеп киләсе килгән иде…”.

“Рәмис, борчылма, җиңүләрең алда күп булыр әле!” – дип язган идем мин ул вакытта.

Безнең теләкләр кабул була бара. Рәмис тырыш егет. Ә тырыш кешенең тормышта җиңүләре булып тора. Сикертән мәктәбе укытучысы Алия Шәймәрданова болай дип сөйләде: “Рәмис мәктәптә бик теләп театр түгәрәгенә йөрде. Мәктәптә укыганда оста артист та иде ул. Сикертән мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” халык театрындагы спектакльләрдә дә бик оста итеп уйный. Гомумән, Гобәевлар гаиләсе барысы да сәнгатькә гашыйк кешеләр”. Сикертән мәктәбе физик тәрбия укытучысы Разил Нәбиуллин: “Рәмис сәнгатьне күбрәк үз итте, – диде. – Әмма спорт ярышларында даими катнашып торды”.

Сикертән мәктәбен тәмамлаганнан соң, Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә укып һөнәр ала. Аннан үзе теләп армиягә китә. Армиядә хезмәт иткән егет Ватанны сакларга әзер була. 2022 елның сентябреннән махсус хәрби операциядә укчы-машина йөртүче, кече сержант. Ике тапкыр яралана. Намуслы хезмәт иткәне өчен “За воинскую доблесть” медале белән бүләкләнә. Командирыннан район хәрби комиссариатына Рәхмәт хаты да килә.

Сикертән авылында махсус хәрби операциядә катнашучылар белән төрле очрашуларны оештырып торалар. Мәктәпкә чакыралар, мәдәният йортына дәшәләр, өйләренә дә баралар. “Рәмис Гобәев ялга кайткач, мәдәният йортында яшьләр белән очрашу үткәрдек. Безнең героебыз авылда мәдәният йортында сәләтле театр артисты да, – дип сөйләде Сикертән мәдәният йорты җитәкчесе Равия Минһаҗева. – Гомумән, Гобәевлар гаиләсе безнең актив үзешчәннәребез. Рәмиснең сеңлесе Рәзилә бик матур бии, безнең мәдәни чаралар Рәзиләдән башка үтми. Ул хәзер Үрнәктә агросәнәгать көллиятендә пешекчелеккә укый. Анда да Рәзилә актив үзешчән. Әниләре Фәридә дә театрда катнаша. Рәмис ялга кайткан вакытта өйләренә дә бардык. “Тату гаиләдә батыр уллар,  матур кызлар үсә“, – дип интернетта контактка да язып элдек. Дүрт балага гомер биргән Фәридә һәм Рамил  Гобәевлар гаилә дигән изге төшенчәнең кадерен белеп, җылы учакны саклап, яклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәк гаилә. Алар инде ике оныкка яраткан дәү әни һәм дәү әти дә. Рәмис үзе  һәрвакыт тыйнак,  сабыр, ипләп кенә аралаша. Егетне һәр адымында фәрештәләр саклап йөртсен!”.

Сикертән мәктәбендә дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган стендта Рәмис турындагы язмада шундый юллар бар: “Ул  беркайчан зарланмый, аның бөтен сүзе – “Бар да әйбәт!“.

Рәмиснең әти белән әнисе икесе дә Гөберчәктән. Сикертәндә йорт җиткереп чыгалар. “Аллага шөкер, хәзер тормышлар бик рәхәт. Балаларыбыз, үзебез исән-сау булыйк!”, – дип тели әни кеше Фәридә.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*