tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ул яшәргә һәм җиңәргә туган
Ул яшәргә һәм җиңәргә туган

Ул яшәргә һәм җиңәргә туган

Әгәр кешегә гомерне Аллаһа Тәгалә яшәргә дип биргән икән, нинди генә каршылыклар, нинди генә авырлыклар килсә дә, ул җиңә, яши, алга бара!

Сүзем, Мамадыш районы Вахит авылында 1926 елның 27 нче сентябрендә туган, сугыш ветераны, туганым Фәрхетдинов Гыйлметдин Фәрхетдин улы турында.
1943 елның ноябрендә Гыйлметдин абый бик каты тиф авыруы белән авырый. Бик нык ябыга. “Тире белән сөяк кенә иде,”-дип сөйләгәннәрен хәтерлим туганнарның. Сугышка киткәндә дә, ныгытып терелеп бетмәгән, хәлсез килеш, 17 яшьлек егетне ике яктан тотып, чанага чыгарып утырталар. Шунда, баласын озатырга килгән бер ана: ” Минем улым баһадир кебек, бу үләксә шунда үлеп калыр инде,”- ди. Улы турында бу сүзләрне ишеткән ана бик гарьләнә, улын жәлләп елый. Әмма… язмыш киресен эшли. Сугышка киткән баһадир егетнең озак та тормый һәлак булган хәбәре килә…

Гыйлметдин абыйны алып киткәннән соң, сугышка әзерләү өчен Суслонгерга озаталар. Кулларына агач мылтык тоттырып атарга өйрәтәләр. Юньләп ашатмыйлар, ачлыктан интегәләр. Яшь организм, үсү чоры ашауның иң кирәк чагы. Болай да ныгырга җитешмәгән егеткә ачлыкка түзү тагын да авыр чор. Араларында үлмәс өчен теләсә нәрсә ашаучылар да, үлүчеләр дә күп була. “Озын барак, аның уртасында тимер мич. Ашханәдә дежурга эләксәң шатлык инде… Бәрәңге кабыгын урлап алып кайта алсаң, шул тимер мич стенасына ябыштырып, пешереп ашыйсың,”- дип сөйли иде ул. Сугышка керүчеләрне ач тоту, сугышканда хәлләре бетсен өчен була. Хезмәткәрләр арасында сатлык җан булуын сөйләгәннәренең дөреслеген, кабат китаплардан укып та инандык.

Шунлыктан, сугышка китү, ач яткан солдатлар өчен бәхет була. Гыйлметдин абый турыдан-туры фронт сызыгына эләгеп сугышка керә. Ул пулеметчик була. Бик көчле атыш вакытында, пуля биреп торучының тавышы ишетелми башлый. Борылмыйча гына эндәшеп карый, җаен туры китереп аның ягына борылып караса, вафат булган була. Шул вакыт ул, үлем белән беренче тапкыр очраша.

Алдынгы сызыкта, Белоруссия чигендәге биеклекне алганда, 1944 елның 7 июнендә бик каты яралана, снаряд чокырында күмелеп кала. Осколок бер ягыннан кереп, эчке органнарга тимичә, умыртка сөяген дә яраламыйча, ике як кабыргаларны, сул ягыннан ике, уң ягыннан өч кабыргасын алып чыгып китә. Калак сөяге һәм эчәк зарарлана. Калак сөяге ягыннан бик каты кан ага. Ул, аңы китеп, үзе атып яткан чокырында кала. Немецлар болар саклаган калкулыкны алалар. Алар мәетләрне карап, яралыларны һәм тере калганнарны атып баралар. Гыйльметдин абый алар тавышыннан аңга килеп ала, алар тибеп караганда тыны булмый аның. Үлгән дип уйлап, үтеп китәләр, атмыйлар. Алардан соң, санитар этләр килә, алар да үтеп китә. Ул, мәетләр арасында кала. Ул шулай бер аңга килеп, бер аңын югалтып, иртәнгә кадәр ята.

Икенче көнне, ярдәмче көчләр килеп, немецларны куганнан соң, мәетләрне җыеп, күмәргә әзерләп, сарайга штабельләп тезеп, өеп куялар. Мәетләрне күмәргә озын траншея казыйлар. Аларны шунда салып баралар. Гыйлметдин абыйны алып чыккач, атар алдыннан: “Товарищ Фархутдинов был хорошим бойцом!”- дип әйткән командир тавышына керфеге селкенеп куя. Куркудан, тоткан солдатлар күреп, кулларыннан төшереп җибәрәләр. Аның исән икәнлеген белеп, траншеядан алып, аны госпитальгә озаталар. Шул китүдән җиде ай госпитальдә ята. Бер метр эчәгесен кисәләр, җәрәхәтләрен дәвалыйлар, әмма кабыргалары урынын тире генә каплап тора торган булып кала. “Без, Васил энем белән әтинең сугыш вакыйгаларын сөйләвен бик игътибар белән тыңларга яраттык, үзебезне кызыксындырган сорауларны да шактый күп бирә идек. Аркасында калак сөяге белән умыртка сөяге арасындагы эчке органнарын каплап торган тән тиресенең, әти сулаганда шул пәрдәдә ниндидер рәсем формалары кебек бизәкләрне күрә идек. Ул сулаганда, эчке органнары хәрәкәтләнүен күзәтә идек.”- дип сөйләде Гүзәлия кызы.

1945 елның февралендә, 380 нче укчы (стрелковый) полкында өлкән укчы булып хезмәт итә. 1945 елның 30 нчы апрелендә яңадан кулы яралана. Болар полкы атакага бара. Германиягә якынлашкан вакытлары. Бу вакыйга Гыйлметдин абыйның үзенә ышанган командирының якты истәлеге булып саклана. Аңа ул вакытта 18 яшь була. Командиры башкорт егетенә 25 яшь. Сугышка керер алдыннан, командиры: “Гриша, мин исән чыкмам сымак, күңелем шулай сизә. Синнән дә якын солдатым юк, әгәр сугышта минем белән берәр нәрсә булса, минем әйберләремне гаиләмә җибәрерсең,”- дип, кызы һәм тормыш иптәше белән төшкән фотоны аңа бирә. Командир, сәгатен Гыйлметдин абыйга бүләк итә. Командиры: “Уррааа, атакага!” дип кычкырып баш калкыта башлауга снайперлар аларга ата башлыйлар. Гыйлметдин абый башын алданрак күтәрә башлаган була. Командиры аны кочаклап, башын кире төшереп үлемнән саклап кала. Әмма пуля, аның беләк итен тишеп үтеп чыгып, командирының чигәсенә керә. Күрәсең китәсен сиземләгән булгандыр… Командирының амәнәтен җиренә җиткереп үти ул. Биргән әйберләрне һәм үзенә истәлеккә биргән командир сәгатен дә, гаиләсенә җибәрә. Ул, бу юлы озак дәваланмый, командиры өчен дә үч алу нияте белән, яңадан сугышка китә.

Минем Гыйлметдин абый белән булган тагын бер вакыйганы язып үтәсем килә. Суслонгердан соң, бер дус грузин егете белән сугышка керер алдыннан, котелокларын алыштырышалар. Икесе дә котелокка үзләренең исем, фамилияләрен, отчестволарын язалар. Гаилә тамгасы да куела. “Кемнең котелогы озагарак яшәр!” (“У кого котелок дольше будет жить!”) диләр алар. Гыйлметдин абыйны сугышта “татарин Гриша” дип йөртәләр. Ул сугышны Кинегисбергта тәмамлый. Җиңү флагын да шунда эләләр.
Әмма, аңа сугыштан тиз генә кайтып китәргә туры килми. Аны сугыштан соң торгызу эшләренә калдыралар. Бик оста, уңган егетне инде күптән күреп алып үз иткән булалар. Белоруссиядә, Украинада төзекләндерү эшләрендә була. Сугыш беткәннән соң 5 (биш) ел үткәч, 1950 елның ноябрендә, 23 яшендә генә туган ягына кайтып җитә. Кайткач, Арчада механизаторлыкка укый. Укып бетергәч, колхозда эшли. 1951 елның көзендә, октябрь аенда өйләнә. 20 еллап механизатор булып эшли. Аннан соң АТС та эшләде. Шуннан лаеклы ялга чыкты. 6 бала үстереп, кеше иттеләр. Барсы да гаиләле. Балалар үстереп, оныкларга куанып яшиләр. Ике оныгы Ленар белән Алмаз беренче көннән үк СВО да. Берничә тапкыр яралансалар да, постларын ташламыйлар егетләребез. Менә берничә генә көн элек Ленарның яңадан аягы яралану турында хәбәр килде. Әле ул госпитальдә.

Үзе эшләгәндә дә ел саен медосмотр уза. Участок врачы Ләбибә апа: “Гыйлметдин йөр, син группада булырга тиешле кеше. Эшләп үзеңне бетерәсең.” -ди. Ул аны да тыңламады. Кызы Гүзәлия, эшләгән вакытта үзе йөреп, III группа ала аңа. Үзен алып килергә кушалар. Моңа бит, килүгә I группа бирерлек диләр табиблар. Ничек исән калып кайтканына шаккаталар. “Әйтмәгез дә, бармыйм да. Миңа Аллаһы Тәгала командирым гомерен биргән. Мин менә исән калдым, ә ул минем өчен вафат булды. Минем исән яшәвем сезгә җитмимени?”- дип кенә җавап бирә ул. Гомере буе командиры үлеменә үзен гаепләп яши ул. Бләкләре бик күп. Фото белән генә куям.
Котелокны ул үзеннән бер җирдә дә калдырмый. Амәнәтне үтәп үзе белән алып кайта. Әмма, кайткан мәшәкатьләр, аны оныттыра. Әнисе, Өммегөлсем әби аңа яран гөле утыртып, тәрәзә төбенә куя. Гомер үтә… Хәзер инде әнисе дә, үзләре дә бакыйлыкта. Гыйлметдин абый 05.01.2002 елда вафат була. Әмма котелок исән. Аны кызы, өйдә кеше калмагач, балчыгын бушатып, юып, үзе белән Мамадышка алып килә. Сүз иярә сүз чыгып, котелокка килеп чыктык. Үзенең шуны , әтисе истәлеге итеп саклаганны әйтте. Минем ул вакытта, төбәкчеләр белән Рәсәй регионнары буенча форумнарда йөргән вакыт. Мин моны, кая барсам шунда алып йөри башладым. Мин иң беренче, аны тәрҗемә итүче, грузинча яхшы белгән кешене эзләдем. Уфага баргач, җитәкчем Борханов Альберт Әхмәтҗан улы, өлкән яшьтәге Әлмәт төбәкчесе Наил абый Сәйдәшевка мөрәҗәгать итәргә кушты. “Ул, грузиннар белән хезмәт иткән, ул яхшы белергә тиеш.”- диде. Минем бәхетемә, без Наил абый белән котелоктагы язуның очына чыктык. Мең рәхмәт аңа! Кабат, Мөслимдә конференциядә Михаил Валерьевич Черепанов белән сөйләштем. Ул аны үзе белән алып китте. Озак тормады, миңа Ильгизәр Шәрәфетдинов, үзенең эзләү эшләре буенча ярдәмен тәкъдим итеп хәбәр җибәрде. Һәм бер, ике айдан мин түзмәдем, аңа сорап хат җибәрдем. Менә аннан җавап алдым. “Раиса здравствуйте! Я знаю, что есть правнук у Шота Гегия. Есть ли ближе родные пока не знаю, так как напрямую связаться пока не удалось.”-дигән җавап килде. Ильгизәр әфәндегә дә зур рәхмәтләребезне җиткереп, соң булса да, уң булсын дип, алга таба эзләнүебезне дәвам итәбез. Бәлки әле ике арада дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырып, очрашулар да насыйп булыр. Өметсез, шайтан гына диләр бит. Ә без өметне югалтмыйбыз! Әгәр шундый шатлыклы вакыйга булса, сезне дә очрашуга чакырырбыз дип өметләнеп калабыз!

Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы, Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*