tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин: «Без, Аллаһка шөкер, үз тарихи миссиябезне аңлап һәм беркайчан да истән чыгармыйча хәрәкәт итәбез»
Ульяновск мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин: «Без, Аллаһка шөкер, үз тарихи миссиябезне аңлап һәм беркайчан да истән чыгармыйча хәрәкәт итәбез»

Ульяновск мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин: «Без, Аллаһка шөкер, үз тарихи миссиябезне аңлап һәм беркайчан да истән чыгармыйча хәрәкәт итәбез»

Әлеге минутларда “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы уза. Биредә Ульян өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хәзрәт Сафиуллин чыгыш яясады. Ул залда утырган катнашучыларны һәм барча дин кардәшләрен Ульяновск өлкәсендә яшәүче мөселманнар исеменнән сәламләп, халыкның бердәмлеген, милли һәм дини үсеш юнәлешендәге эшләрне шәрехләде.

Мөфти форумның исеменә тукталып, аның эчтәлегенә тирән мәгънә салынуын билгеләп үтте:

«Форумыбызның исеме “Милли тормыш һәм дин” дип атала. Әлбәттә, бу төшенчәләр аерылгысыз! Бигрәктә безнең төбәк кебек ислам дигәндә татарлар, татар дигәндә ислам дине вәкилләре — мөселманнар һәр кешенең күз алдына килеп баскан җирләрдә».

Ул Ульяновск өлкәсендә дин, милләт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә тормышка ашырылган проектларны бердәмлек нәтиҗәсе дип атады. Аерым алганда, мөфти өлкәдәге оешмаларның бергә эшләвенә басым ясады:

«Без инде күп еллардан бирле шул юнәлештә милләтебез, динебез өчен бергәлектә, бердәмлектә хезмәт һәм хәрәкәт итәбез».

Мисал итеп, ул 2023 елда ачылган “Ләйли Җамал” мәчетен телгә алды:

«Узган елны Ульяновск шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм өлкә Губернаторы катнашында ачылган “Ләйли Җамал” мәчете дә шул бердәмлек мисалы!»

Илдар хәзрәт шулай ук тарихи мирасны торгызу эшчәнлеге турында сөйләп үтте:
«Сембердә беренче җәмигъ мәчете ачылуның 160 еллыгына багышланган истәлекле чаралар үтте. Хәзерге вакытта, беренче җәмигъ мәчете бинасын мөселманнарга кайтарып булмады. Ләкин мөфтият бу мәчетне кире кайтару процедурасын башлатты. Бу елны Рамазан аенда мәчет янәшәсендәге жир сатып алынды».

Бердәмлекнең тагын бер мисалы итеп ел саен үткәрелүче Өлкәкүләм Ифтар мәҗлесләрен атады: «2008нче елдан бирле һәр елны уздырылып килүче Өлкәкүләм Ифтар мәҗлесләре соңгы елларда бу авыз ачу мәҗлесләрендә меңнәрчә кеше катнаша». 2025 елда узган Ифтар турында ул аерым горурлык белән әйтте: «Быелгы өлкә ифтары 21 нче март көнне 4 меңнән артык кеше катнашында узды. Бу елда ифтарыбыз федераль уровенена чыкты – дәрәҗәле кунаклар арасында Роскачество оешмасы җитәкчесе Максим Протасов катнашты».

Мөфти шулай ук Ульяновск өлкәсе Мәгариф министрлыгы белән уртак эшләр хакында әйтеп узды:
«Бу елны мәктәпләргә хәләл ризыклар кертү буенча өлкә канун расланды мәктәпләрдә светская этика урынына ислам дине нигезләре предметын кертәбез».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*