Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Абдулла авылы барлыкка килүенә 300 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
Абдулла авылына 1725 елда күрше төбәкләрдән күченеп килгән мишәр татарлары тарафыннан нигез салына.
Бәйрәмгә авыл халкы, өлкә һәм район җитәкчеләре, шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән күренекле шәхесләр җыелган. Авыл көнендә хезмәт алдынгыларын, үрнәк гаиләләрне һәм СВОда катнашучыларның якыннарын хөрмәтләделәр.
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Абдулла авылы барлыкка килүенә 300 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды