tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен
Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен

Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен

Губернатор Алексей Русских Россия көне алдыннан тырыш хезмәтләре белән танылган якташларыбызга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар.

Төбәгебез җитәкчесе Алексей Русских Павловка районы муниципаль берәмлеге башлыгы, җирле техникум директоры, татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе Шамил Абуталиповка “Ульяновск өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” (“За заслуги перед Ульяновской областью”) отличие билгесен тапшырды. Бөтен гомерен туган ягына хезмәт итүгә багышлаган Шамил Абдуллаҗан улының Ульяновск өлкәсенең социаль-экономик үсешенә зур өлеш кертүе, җирле үзидарә үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

“Шамил Абдуллаҗан улы Абуталипов хезмәтне ярату һәм үз эшенә тугрылык саклау үрнәге булып тора. Кешеләр язмышына битараф булмавы, һәркемгә ярдәм итәргә тырышуы, актив гражданлык позициясе күрсәтүе өчен район халкы аны хөрмәт итә, олылый”,- ди район хакимияте башлыгы Анна Мочалова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*