Бүген, 31 гыйнвар көнне, Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин рәислегендәге быелгы өлкә ифтарын оештыру һәм үткәрү комитетының беренче утырышы узды. Биредә өлкә Хөкүмәте, шәһәр администрациясе вәкилләре, районнардан килгән татар җәмәгатьчелеге катнашты.
Ифтар бу елны да “Волга. Спорт. Арена” спорт сараенда 21 март көнне узачак. Анда 5000 кеше катнашыр ди көтелә. Изге аш мәҗлесенә өлкә Губернаторы Адексей Русских һәм шәһәр башлыгы Александр Болдакин да чакырылачак.