Николаевка районы Зур Чирекле авылы, төбәктәге башка бик күп авыллардан аермалы буларак, гел алга атлый, үсеш юлыннан бара, елдан-ел яңара hәм киңәя. Хәзер бу авылда 797 йорт исәпләнә, барлыгы 2663 кеше яши. Авылның төп байлыгы hәм горурлыгы — күп балалы гаиләләр. Быел аларның саны 61гә кадәр җиткән.
Демография күрсәткечләре бары тик яхшыра гына барган бу авылда 2013 елда шәhәр гимназияләреннән hич тә ким булмаган ике катлы заманча мәктәп ачылган иде. Ә быел өлкә Губернаторы Сергей Морозов ярдәме белән 120 урынга исәпләнгән hәм бассейны да булган балалар бакчасы бинасын төзүгә керешкәннәр.
Бу авылга мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе кирәк булуы көн кебек ачык. Җиде яшькә кадәрге сабыйлар саны 160тан артык, аларның шактый өлешен әти-әниләре көн саен машина белән Николаевка, Евлашево hәм Кузнецк садикларына йөртәләр икән. Яңа балалар бакчасын киләсе елның 1 июнендә файдалануга тапшырырга ышандыралар. Нәтиҗәдә, белем hәм тәрбия бирү оешмасында авыл хатын-кызлары өчен 40 яңа эш урыны да барлыкка киләчәк.
Быел элеккеге мәктәп бинасын ремонтлап, социомәдәни үзәк ачып җибәрергә ниятләгәннәр. Тиздән, 5 ноябрьдә, рәсми рәвештә ачылачак бу бинада авыл администрациясе, мәдәният йорты hәм китапханә урнашыр дип көтелә. Хәзер биредә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара.
“Әлеге бинаны без өлкә Губернаторы Сергей Морозов тәкъдиме белән кертелгән “Халык инициативаларына булышлык күрсәтү” программасы нигезендә ремонтлыйбыз. Бу эш өчен барлыгы 3 миллион 347 мең сум акча каралган, шуның 608 мең сумы Никулино авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп бирелде, 167 мең сумны халыктан җыйдык, 332 мең сумны авылыбыз эшмәкәрләре китереп тапшырдылар, ә калган өлешен өлкә бюджетыннан күчерделәр”, – ди авыл администрациясе белгече Кадрия Нугайбекова.

Ә бөтен гомерен яшь буынга аң-белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган педагогик хезмәт ветераны, авылның «Хайрат» җәмәгатьчелек советы җитәкчесе Гөлҗиhан хаҗия Усам кызы Гафарова төбәгебез башлыгы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

Ә танылган эшмәкәр, поселение башлыгы Умәр Айбулатов авыл бизнесменнарының теләсә нинди эшкә дә җиң сызганып ярдәм итүләре, изге гамәлләргә хәләл малларыннан өлеш чыгарулары турында сокланып сөйләде.
Авылның хөрмәтле шәхесләре Зур Чирекленең хәзерге катлаулы заманда милли йөзен саклап, уңышларга ирешеп, яңадан-яңа үрләр яулап яшәвенең серләре белән дә бүлештеләр. Авылның фәкать яхшы яктан гына танылып яшәвенең сере бик гади икән — балаларга рухи-әхлакый тәрбия биреп үстерәләр, аларны милли hәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.

Ә педагогик хезмәт ветераны Гөлҗиhан хаҗия Гафарова фикеренчә, халыкның иманлы, динле булуы аркасында гына авыл саклана, яңара hәм үсеш юлыннан бара.
“Әгәр Аллаhы Тәгаләне hәрвакыт беренче урынга куйсак, аның ярдәменә таянсак, барысы да яхшы, әйбәт, уңышлы булачак. Узган гасырның егерменче елларында әби-бабаларыбыз мунчаларга, идән асларына качып булса да, гает, җомга намазларын укыганнар, тәравих әйткәннәр hәм шул рәвешле саф hәм пакь динебезне күз карасыдай саклаганнар”, – ди Гөлҗиhан Усам кызы.
Хәзер авылның дүрт мәчете манарасыннан көненә биш тапкыр азан тавышы яңгырый, яше-карты намазга йөри, мәдрәсәдә hәм дини курсларда гыйлем ала. Быел авылда бер меңнән артык корбан чалынган. Изге җирләргә хаҗга баргач та, без корбаннар чалып, Аллаhы Раббыбыздан авылыбызга бәрәкәт бирүен догалар кылып сорыйбыз, ди Гөлҗиhан хаҗия.
Зур Чирекле авылы халкының тырышлыгы, иманлы, бәрәкәтле тормыш белән матур итеп яшәве өлкәбезнең барлык татар авыллары өчен дә үрнәк булырлык.
Исхак Хәлимов
emet73.ru