tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Кич утыру” фольклор кичәсе узды
Ульяновск өлкәсендә “Кич утыру” фольклор кичәсе узды

Ульяновск өлкәсендә “Кич утыру” фольклор кичәсе узды

Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы тарафыннан “Киндяковка” мәдәният йортында онытыла башлаган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны халыкка кире кайтару максатыннан “Кич утыру” фольклор кичәсе уздырылды.

Күңелле итеп, гөрләшеп, шаян сүзләр, табышмаклар әйтешеп элеккеге уеннарны искә төшерделәр. Гармунчы ханым Әминәгә кушылып халкыбызның матур җырларын җырладылар.

Чыганак: https://t.me/emet73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*