Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Мөси авылы мәдәният йортында җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Гөлнәфис Сәхәбетдинова тырышлыгы белән Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Мәдәният йорты фойесында тамашачыларга Россиянең атказанган укытучысы, Мукшы Күле авылы имам-хатыйбы Хисмятуллов Гимран Госман улы үзе ясаган шамаилләр күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.