Ульяновск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез дә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Оештыручылар – Татар мәдәният үзәге һәм Каюм Насыйри үзәге. Әлеге чара өлкәнең татар авылы мәктәпләрендә, китапханәләрендә узды.
Татар мәдәният үзәгендә 28 кеше , һәр авылда 25-30 лап кеше катнаша. Акция 48 татар татар авылында узды.